|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2010 Шоу-бизнес
Татар музыка сәнгате тагын бер премиягә баеды“Барс-Медиа” продюсерлык үзәге татарча яшьләр музыкасы хәрәкәтен үстерү максатыннан «Tatar Music Awards» премиясен яңартырга булды. 2009 нчы елда татар шоу-бизнесы тарихында беренче тапкыр махсус яшьләр өчен иҗат итүче җырчыларны, авторларны бүләкләү чарасы уздырылган иде инде.
Ниһаять, бу чараның кирәклегенә тагын бер кат инанып, оештыручылар татар яшьләрен янәдән 9 декабрдә “Эрмитаж” күңел ачу үзәгендә «Tatar Music Awards - 2010» премиясен тапшыру тантанасына җыячак.
«Tatar Music Awards» премиясенә лаеклылар исемлеген композитор, продюсер, журналистлардан торган эксперт советы билгели. Барлыгы – 18 номинация, 50 катнашучы.
Җиңүчеләр SMS-тавыш бирү ярдәмендә билгеләнә. 5066 номерына SMS-хәбәр “ТМА” сүзеннән башланырга тиеш, буш ара калдырып, номинация номерын, буш арадан соң, ошаган җырчының номерын язырга кирәк. Тулырак мәгълүмат “Tamasha.ru”, “Tatarradio.ru”, “Vkontakte” (ТМА төркеме) сайтларында.
Иң-иңнәрне 9 нчы декабрь кичендә «Tatar Music Awards» шоу-тамашасында күреп булачак.
Белешмәләр өчен телефон эшли: 297-43-77.
«Tatar Music Awards» премиясе номинантлары:
1. «Иң яхшы җыр»
1) Мөнир Рахмаев - «Яшьлек тавышы» 2) Ленар Сәйфиев - «Елама» 3) Илназ Баһ - «Аңла йөрәгемне» 4) “Илнур-Айрат”- «Әй, чибәрем» 5) Ләйсән Гыймаева - «Синең карашың»
2. «Ел ачышы»
1) Вероника Кузнецова 2) Алинә Бәширова 3) Гөлназ Солтанова 4) Сылу 5) Эльвира Титова
3. «Рингтон»
1) Иркә - «Әллә миңа рәхәт дисеңме син?» 2) Илназ Баһ - «Аңла йөрәгемне» 3) Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов - «Җанашым» 4) Ландыш Нигъмәтҗанова - «Сөю» 5) Мөнир Рахмаев - «Ак каен»
4. «Иң яхшы видеоклип»
1) Иркә + Мөнир - «Җитә безгә бер сәгать» 2) Салават Миңнеханов - «Онытма мине» 3) Гөлназ Солтанова - «Бүләк итәр идем» 4) Ильвина - «Моңнар ява» 5) Илназ Баһ - «Аңла йөрәгемне»
5. «Иң яхшы дуэт»
1) Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов - «Җанашым» 2) Булат Җиһаншин һәм Ландыш - «Яңгырлы көн» 3) Илназ Сафиуллин һәм «Сәйәр-Инсаф» - «Стоп.Тыңла» 4) Иркә + Мөнир - «Җитә безгә бер сәгать» 5) Чәчкә һәм Наил Табанаков - «Җибәр мине»
6. «Иң яхшы Рэп, хип хоп, Rnb - проект»
1) Сәйәр-Инсаф 2) Libertas 3) MR Azamat a.k.a. Enrico Pablo 4) Леди‘ON
7. «Иң яхшы альбом»
1) Лилиана Ирназарова - «Мин идем» 2) Ландыш Нигъмәтҗанова - «Ярату» 3) Илназ БаҺ – «Аңла йөрәгемне» 4) Иркә - «Әллә миңа рәхәт дисеңме син?» 5) Ленар Сайфиев - «Мәхәббәтем бүләк итәм»
8. «Иң яхшы җырчы хатын-кыз»
1) Сөмбел Билалова 2) Иркә 3) Ландыш Нигъмәтҗанова 4) Ильвина 5) Алина Шәрибҗанова
9. «Иң яхшы төркем»
1) “Эссе” 2) “Казан егетләре” 3) “Зөләйлә” 4) “Илнур-Айрат” 5) “Айфара”
10. «Иң яхшы җырчы ир-ат»
1) Мөнир Рахмаев 2) Салават Миңнеханов 3) Илназ Баһ 4) Илназ Сафиуллин 5) Ленар Сәйфиев
11. «Иң яхшы альтернатив проект»
1) “Ак – юл” 2) “Алканат” 3) Исмаил 5) Чәчкә 6) Зөлфәт Зиннуров
12. «Иң яхшы аранжировщик»
1) Айрат Минһаҗев 2) Гадел Хәмзин 3) Марат Мухин 4) Владимир Федоров 5) Салават Шаихов
13. «Иң яхшы RMX»
1) “Эссе” - «Бир кулыңны» RMX 2) Эмиль Айзатулла - «Уйлап йөрим» RMX 3) “Хомай” - «Ялгыз итмә» RMX 4) Салават Миңнеханов - «Онытма мине» RMX 5) Лилиана Ирназарова - «Яратам сине, җаным» RMX 6) Булат Җиһаншин - «Безнен дөнья» RMX
14. «Ин яхшы DJ»
1) Dj Лилу 2) Dj Шэкерт 3) Dj Радик 4) Dj Данил 5) Dj Марсель
15. «Иң яхшы алып баручы, виджей, радио Dj»
1) Гөлназ Сәфәрова 2) Әбри Хәбриев 3) Булат Бәйрәмов 4) Tatar prodaction (Рамиль «Мулла» Агдеев, Руслан Матай – “Бердигән шоу”) 5) Илшат «Шэмс» Исхаков (Forum) 6) Габдрәхим (Курай)
16. «Иң яхшы дискотека»
1) “Tamasha” 2) “Forum” 3) “Kuray Mega Dance” 4) “Музыкаль Бомба” 5) “Музыкаль Non Stop”
17. «Иң яхшы яшьләр сайты»
1) “Тамаша.ru” 2) “Bulmas.ru” 3) “Tatsong.ru” 4) “Tatarradio.ru” 5) “Intertat.ru”
18. «Ел ташкыны»
1) Сөмбел Билалова 2) Ләйсән Гыймаева 3) Ильвина 4) Эмиль Айзатулла 5) Роберт Ямгуров
|
Иң күп укылган
|