поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
30.09.2021 Җәмгыять

Октябрьдә безне нинди үзгәрешләр көтә

Беренче баласы туган яисә тәрбиягә бала алган аз керемле гаиләләр өчен 1 октябрьдән үзгәрешләр көтелә. Хәзер алар дәүләт түли торган пособиене “Мир” картасына гына алу мөмкинлегенә ия.

Ә карталары булмаганнарга акча кулга бирелә яисә картага бәйләнмәгән исәп-хисап счетына күчерелә ала.
Сүз уңаеннан, бу карта икенче һәм өченче балага пособие алучыларга; 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга пособие алучыларга; тулы булмаган гаиләләрдә пособие алучыларга; йөклелек чоры һәм бала табу, бала тәрбияләү буенча түләнелә торган пособиеләрне алучыларга да кирәк булачак.
 
1 октябрьдән алып кайбер бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы индексацияләнәчәк. Үзгәрешләр МЧСның коткару үзәкләрендә эшләүчеләргә, социаль өлкәдә, Роспотребнадзорның гигиена үзәкләрендә, гидрометеорология өлкәсендә, стандартлаштыру, метеорология һәм Росстандарт тәҗрибәләре үзәкләрендә, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә эшләүчеләргә кагыла.
 
Индексация, якынча, 4 процент тәшкил итәчәк. Бу күрсәткеч, субъектларга һәм һөнәргә бәйле рәвештә, үзгәрергә мөмкин. Чөнки өстәмә акча күләмен төбәкләр үзләре билгели. Әмма сумма федераль дәрәҗәдә билгеләнгән нормадан ким булырга тиеш түгел.
Индексация Владимир Путинның май указларында телгә алынган һөнәрләргә (медицина хезмәткәрләренә, педагогларга һәм башкаларга) кагылмый. Чөнки аларның хезмәт хаклары 1 гыйнвардан арта.
 
2021 елның августында яңа канун нигезендә, ОСАГО полисын рәсмиләштергән вакытта, техник тикшеренү узу таләп ителми иде. Әмма 1 октябрьдән кайбер автомобильчеләр әлеге процедураны узарга тиеш була. Бу исемлектә диагностика карталарының срогы быелның февраль, март, апрель, май аенда чыгучылар керә. Әгәр дә срок июньдә чыккан икән, карта ноябрь аена кадәр гамәлдә санала.
Моннан тыш, транспорт 4 елдан артык кулланылышта булган очракта, йөк һәм пассажирлар транспортларына да техник карау таләп ителә.
 
1 октябрьдән иминиятләштерү буенча канунда да үзгәрешләр көтелә. Хәзер коммерцияле булмаган оешмалар да кертемнәрен иминитяләштерә алачак. Бу исемлектә кулланучылар кооперативлары, дини оешмалар, хәйрия фондлары кертемнәре бар. Банк белән бер-бер хәл булган очракта, акчаның 1,4 млн сумын кире кайтарып булачак.
 
12 октябрьдән гражданлык алу җиңеләя. Россия гражданины булырга теләүчегә 18 яшь тулган булу шарт. Шулай ук тиешле органнар аның кул бармаклары эзен алачак. Киләчәктә ул мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгы базасында сакланачак.
Инвалидлык рәсмиләштерү дә җиңелрәк узачак. Моны хәзер медицина социаль экспертизасына шәхси гаризасыз да ясаячаклар. Ә моңа кадәр рәмиләштерелгән инвалидлык автомат рәвештә тагын ярты елга озайтыла.
 
Фото: http://pixabay.com
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.09.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»