|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2021 Криминал
Уенчык белән һөҗүм иткәне өчен 40 ел утырганАКШта уенчык су пистолеты ярдәмендә кылынган һөҗүм өчен гомерлеккә төрмәгә утыртылган җинаятьче иреккә чыгарга җыена. New York Post хәбәр итүенчә, ул берничә дистә ел рәшәткә артында утырган. 70 яшьлек Рольф Кэстел 1981 елда кылынган җинаяте өчен төрмәгә эләгә. Ир Арканзас штатындагы Форт-Смит кабымханәсен басып керә дә, хезмәткәрләргә пистолетка охшаш әйбер белән янап, алардан акча таләп итә. Кэстэл кафедан 264 доллар (бүгенге курс белән 792 доллар яисә 57 мең сум). Ирне тоткарлагач, аның кассирны уенчык пистолет белән куркытуы ачыклана. Шуңа карамастан, коралланып талавы өчен америкалыны гомерлеккә утырталар. Ул рәшәткә артында 40 ел гомерен үткәрә.
Кэстэлны иреккә чыгарыр өчен хокук саклау оешмалары озак көрәшә. Коралдан коты очкан кабымханә кассиры да ачыктан-ачык Кэстэлны азат итүләрен сораган. “Төннәр буе бу хакта уйландым. Бу кешенең һаман төрмәдә утыруына ышанып бетә алмадым. Ул җинаяте өчен тиешле бәяне 10 тапкыр арттырып түләде инде”, – ди кассир.
21 сентябрьдә Арканзасның алдан шартлы рәвештә иреккә чыгару буенча советының матбугат сәркатибе Кэстэлның соравы канәгатьләндерелүен һәм тиздән аның иреккә чыгачагын белдерде.
“Ниһаять, система җимерелде. Рольфның иреккә чыгуына мин бик шат. Әмма безнең төрмәгә утыртуга булган карашларыбыз үзгәрергә тиеш. Кызганычка каршы, төрмәләрдә шундый “Рольф”лар бихисап”, – ди Кэстэлны иреккә чыгару өчен көрәшкән һәм аның хакта документаль фильм төшергән режиссер Келли Дуда.
Фото:myfox8.com
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|