|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2021 Медицина
"Корона"ның симптомнары үзгәргәнРоспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник тикшеренүләр бүлеге фәнни җитәкчесе Хадижат Омарова РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында соңгы айларда коронавирус кичерүчеләрдә еш очраган билгеләрне атаган. Медик сүзләре буенча, коронавирусның икенче дулкынында пациентларда ашказаны-эчәк тракты проблемалары ешрак очраган. Бу билгеләр арасында укшу, косасы килү, диарея һәм аппетит югалуны атарга була.
Омарова билгеләвенчә, әлеге вакытта ашказаны-эчәк тракты коронавирус өчен тын алу органнары кебек үк бертигез “керү капкалары” булып бәяләнергә мөмкин дигән гипотеза карала.
Фото:ufatoday.ru
Чыганак: Lenta.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|