|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2021 Матбугат
"Исемне әтисе сайлады": Венера Бахау-Хәкимова икенчегә әни булган (МАЛАЙМЫ-КЫЗМЫ)
«ТНВ» телеканалының пиар бүлеге хезмәткәре, татар кинолары актрисасы Венера Бахау-Хәкимованың икенче баласы туган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, сабый 25 сентябрь көнне "Кызыл хач" бәбиләр тудыру йортында дөньяга килгән. «Буе 55 см, авырлыгы 3560. Булат исемле. Карында чакта ук, малай буласын белгәч, исеме белән эндәштек. Исемне әтисе сайлады. Үзебезне яхшы хис итәбез. Әтисе Айнур кош тоткандай очып йөри. Олы улыбыз Кәрим дә энекәше кайтуын бик көтә», — дип уртаклашты "Матбугат.ру" хәбәрчесе белән бәхетле әни.
--- |
Иң күп укылган
|