|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2021 Җәмгыять
«Мин татар баласы» бәйгесенең жюри әгъзаларының киңәйтелгән утырышы уздыТатарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән үткәрелә торган «Мин татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Жюри коллегиясе һәм оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Бәйгегә килгән эшләрне тәҗрибәле жюри бәяли. Менә алар: - Таһирова Зөлфия Басар кызы – Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумының югары квалификацион категорияле укытучысы; - Яманова Резедә Рәхимулла кызы – Россия Федерациясе рәссамнар Берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Казан милли тикшеренү технология университетының «Дизайн» кафедрасы доценты, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы; - Йосыпова Рәзидә Заһит кызы – Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, югары квалификацион категорияле укытучы, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумының махсус дисциплиналар укытучысы, халыкара конкурслар дипломанты; - Касыймова Гүзәл Равил кызы – Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, югары квалификацион категорияле укытучы, дизайн һәм композицияләр нигезләре махсус дисциплиналар укытучысы; Әйтергә кирәк, жюри әгъзаларын бик катлаулы эш көтә, чөнки барлыгы бәйгегә 260 артык эш килде. Жюри фикеренчә, конкурска тәкъдим ителгән эшләрнең дәрәҗәләре төрле, әмма укучыларның иҗатка, татар мәдәниятенә һәм халкыбызның гореф-гадәтләренә карата кызыксынуы зур горурлык тудыра.
--- |
Иң күп укылган
|