|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2021 Ир белән хатын
"Акча аша сихерләгәннәр - ирем чыгып китте"Беркөнне эштән кайтканда фатирыбыз ишеге төбендә бик күп тимер акча күреп гаҗәпләндем. Өйдә ирем грипп белән чирләп ята иде. Аңа тиз генә мәтрүшкә салып сөт кайнатып бирдем. “Подъездда кемдер тимер акчалар сипкән, кем икән ул, безгә беркем дә килмәдеме?” — дип сорадым. “Страховка агенты гына булды”, — диде ирем, көч-хәл белән. “Нишләп йөри соң ул? Әле эштә яңа гына бөтен нәрсәне страховкалаттым бит”, — мин әйтәм. Бер айдан өйдә күңелсез хәлләр башланды. Ирем белән юктан да ызгышып китә башладык, аның миннән суынуын сиздем. Аннан күп тә үтмәде киемнәрен җыеп, өйдән үк китте. Кайда икәнен әйтмәсә дә, бергә эшләгән дустыннан сорашып белештем: ял йортына баргач, тол хатын белән танышкан булган икән, шуның янына киткән. Адресларын табып, бардым. Фатирда яшүсмер малай гына иде. Ишекне ачмыйча гына сөйләште. “Улым, сездә яшәүче абыйның үз малае бар, әниеңә әйт, аны үз өенә җибәрсен”, — дидем. Дәшмәде. Бер ун көннәр үткәч, ирем кайтты. Бернәрсәдә гаме булмыйча бер тәрәзә яныннан икенчесенә йөренде. Аңа карап торырга ук кызганыч иде.
"Гамил, сине көчләп янымда тотасым килми, минем белән яшәргә теләгең юк икән, кит, көчләп яраттырасым килми”, — дидем.
Бер сәгать тә үтмәде, ирем чыгып китте. Бик яратышып, 18 яшьлек чагыбызда өйләнешкән идек. Аерылышуны авыр кичердем. Авырый башлагач, багучыга бардым. Ул: “Иреңә сихер ясаганнар, ишек төбегездә яткан акчаларны үз кулларың белән җыйгансың бит, кагылырга кирәкми иде”, — диде. Каян белгән диген?! Озатканда: “Бик күп еллар үткәч, ирең яныңа кайтачак”, — диде.
Бу хәлләрдән соң утыз ел узды. Ә мин һаман Гамилне көтәм.
Дания. Казан
--- |
Иң күп укылган
|