|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2021 Хәвеф-хәтәр
Нурлатта бер гаилә газ белән агуланган, ире һәлак булган, хатыны хастаханәдә
Кичә кичке 15 сәгать 15 минутта Татарстан Республикасының Нурлат районы Төрнәс авылындагы шәхси йортта ике кеше сөрем газы белән агуланган, дип фаразлыйлар. Мичтә ярыклар булу, төтен юллары тыгылу һәм җилләткечнең өйдәге һаваны җитәрлек суырмавы аркасында сөрем газы бинада туплана. 61 яшьлек ир-ат вафат, ә 55 яшьлек хатын-кыз Нурлат үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатылган. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, аңа тиешле ярдәм күрсәтелә. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, дип яза Татар-информ.
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөрем газының иң таралган чыганаклары — төзек булмаган газ, май, утын мичләре, шулай ук һавага сөрем газы чыгаручы су җылыткычлар һәм автомашина двигательләре булуын әйттеләр.
Мичтә ярыклар булу, төтен юлларының тыгылуы һәм җилләткечнең өйдәге һаваны тиешенчә суырмавы аркасында сөрем газы бинада тупланып, агулануга китерергә мөмкин.
Министрлык мәгълүматлары буенча, әлеге фаҗигале хәлне дә кертеп, 2021 елның башыннан 12 сентябрьгә кадәр Татарстанда сөрем газы белән агулануның 36 очрагы теркәлгән. 13 кеше, шулар арасында ике бала да бар, һәлак булган; 66 кеше, шул исәптән 23 бала, зыян күргән.
--- |
Иң күп укылган
|