поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.09.2021 Җәмгыять

Сугыш ятимнәренә төрле льготалар һәм акчалата ярдәм бирәчәкләре мәгълүм булды

Сугыш чоры балалары темасы бездә иң четерекле тема булып кала бирә. Кайбер төбәкләрдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, аларга “Сугыш чоры балалары” статусы бирелеп, пенсияләренә акча өстәп түли башлаганнар иде. Бу төбәкләрнең күбесе – дотациядә утыручылар, шулай да сугыш чоры балаларына карата мәрхәмәтлек күрсәтә алганнар.

Татарстан – илдәге иң бай төбәкләр арасында, югыйсә, ә безләргә мондый юмартлык тәтеми. Бу турыда төрле югарылыктагы җитәкчеләргә, депутатларга мөрәҗәгать итүләрнең дә уңай нәтиҗәсе булмады. Сугыш ятимнәре үз зарларын белдереп, газеталарда күп санлы мәкаләләр язып торуга карамастан, аларны ишетүче юк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата башкарылмаган бу эш, Җиңүнең 75 еллыгына тормышка ашмый калмас дигән өметләр дә акланмады...
 
Башкортстан республикасы башлыгы әмере буенча, күршеләребездәге сугыш ятимнәренә “Сугыш чоры баласы” дигән таныклык бирелеп, аларга төрле льготалар һәм акчалата ярдәм бирәчәкләре мәгълүм булды. Инде хәзер, күршеләрдән үрнәк алып, безнең җитәкчеләребез дә үзебезнең сугыш чоры балаларына карата миһербанлык гамәлләре күрсәтми калмаслар дигән өмет барлыкка килде.
 
Күпме язылса да, кабатлыйм: сугыш чоры балаларының рәхәт, якты бала чагы булмады. Әниләре “колхоз” дип аталган коллар оешмасында хезмәт хакы алмыйча эшләде. Алар абзардагы мең газап белән булдырылган малларының файдасын күрмичә, 25 сутый бакчаны көрәк белән казып утыртып, тилмереп карап үстергән бәрәңгесен туйганчы ашый алмыйча, авыл хуҗалыгы налогы итеп фронтка җибәреп, ач-ялангач яшәделәр. Балаларың ачка үлсә дә ул налогларны түләмичә котылып булмый иде. Аларны сугыш беткәч кенә булса да бетерсәләр ярамады микәнни? Юк шул, кычкыртып талап налог җыюларны Сталин үлгәч кенә бетерделәр.
 
Авыл халкы сатарлык ите-мае, бәрәңгесе булса гына бераз акча юнәтә алды. Аларны сату өчен дә район үзәгенә, яки Казанга барырга кирәк бит. Язгы якта кар эреп юллар ачылгач, үтеп баручы машиналарны туктатып, бәрәңге сату сезоны булып ала иде. Ул акчалар иң кирәкле әйберләр: шырпы, тоз, керосин алырга тотыла иде. Учак ягарга шырпы булмаганда, күршеләрдән утлы күмер алып чыгып яга идек.
 
Сугыш җимерекләрен торгызу өчен дип, заем түләүләре уйлап чыгардылар. Авыл советы вәкилләре йорт саен кереп, кешеләрне елатып, куркытып, күбрәк суммалы заем түләр өчен кул куйдырып йөрделәр. Шәһәрдә завод-фабрикаларда эшләүчеләр бер айлык хезмәт хакын заем түләвенә биреп котылса, авыл халкы, колхозда бушлай эшләгәч, ул акчаны каян алсын?! Ит, май, йомырка, бәрәңге сатарга тырышалар иде инде, соңгысын биреп, авыздан өзеп булса да...
 
Шул ук сугыш чоры балалары үсеп җиткәч, сугыш афәте җимерекләрен торгызу эшендә дә актив катнаштылар. Инде бу балаларның күбесе, дөньяда рәтле тормыш күрмичә, китеп баралар...
 
Рәфкать ИБРАҺИМОВ. Казан

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.09.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»