|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2021 Җәмгыять
Татарстанда 24 градуска кадәр җылытаТатарстанда киләсе атна башында 24 градуска кадәр җылыта дип фаразлый ТР Гидрометүзәге синоптиклары. Дүшәмбе көнне, 13 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Урыны белән бераз яңгыр явырга мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Төнлә 9-14 градус җылы булачак. Көндез 17-22 градус көтелә.
Сишәмбе көнне, 14 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава саклана. Көндез һәм кич белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән җилнең тизлеге 18 м/с. Төнлә — 9-14 градус, көндез — 19-24 градус.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|