|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2021 Хәвеф-хәтәр
Арчада бер йорт янып беткән, икенчесе дә нык зыян күргәнАрча районы Апаз авылында янгын чыгып, бер өй яна башлаган. Аннан ут янындагы өйгә дә күчкән. Вакытында килгән ярдәм икенче йортны бөтенләй янып бетүдән коткарып калган. - Авыл халкы дәррәү ярдәмгә ашыкты. Гидрантлар булу да бик булышты. Хуҗалыктан ике машина, бер трактор килде. Арча, Балтачтан да янгын сүндерүчеләр бар иде, - дигән район газетасына авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов. - Янып беткән өйнең хуҗасы исән. Өенә янгын турында хәбәр итүче җиһаз куелган иде. Шул коткарып калгандыр.
Ут ялгыз яшәүче ир-ат йортында чыккан. Сәбәбен ачыклыйлар. Тәмәке тарткан килеш йоклап киткән булырга мөмкин. Башта үзе дә янып үлмәде микән, дип шикләнгәннәр. Чөнки йорты тулысынча янып беткән. Ут күршедәге ике катлы өйгә дә күчеп аның да икенче каты янган.
--- |
Иң күп укылган
|