поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
08.09.2021 Бәйге

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе игълан иткән әдәби конкурска 1459 эш килгән

Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурска 1459 эш килгән. Конкурс шартлары буенча әсәрләр псевдоним белән кабул ителә. Автор турында мәгълүмат ябык конвертта бирелә.

«Нигезләмә буенча 1 сентябрьдә романнан башка жанрларга гаризалар алуны туктаттык. 5 роман да килде, ләкин әле анысы декабрьгә кадәр кабул ителә», — дип белдергән "Татар-Информ"га конкурсны оештыру буенча җаваплы «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Жюри әгъзалары псевдоним куелган әсәрләрне генә укыячак. Конвертлар «Казан утлары» журналының баш мөхәррире кабинетында бикләнеп саклана. Конвертлар комиссия үз карарны чыгаргач кына ачылачак, дип ышандыра оештыручылар.

Конкурска иң күбе шигырьләр килгән. Утызлап поэма кабул ителгән, сиксәнләп хикәя, повестьлар — кырыклап. Оештыручылар фикеренчә, өлкәннәр әдәбияты өчен бу начар саннар түгел.

«Иң азы — үсмерләр әдәбияты. Повестьлар 15кә дә тулмады. Дистәдән артык хикәя, кырыклап шигырь. Башлап җибәргәндә үк аның аз буласын чамалаган идек, бу юнәлешнең аксавы күренде», — диде баш мөхәррир.

«Санның күплеген күрдек, жюри карамыйча сыйфат турында әйтә алмыйм. Анысын комиссия утырышларыннан соң күрербез», — ди ул.

Җиңүче әсәрләр журналларда һәм китап булып басылып чыгар дип планлаштырыла. «Димәк, җиңүче әсәрләрнең ниндилеге жюриның да намусында булачак. Ахырдан сүзе булмасын өчен барыбыз да намуслы эшләргә тиеш», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Галиуллин. 

Татарстан Президенты хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тәкъдим иткән әдәби конкурс — оештыру юнәлешләре, ресурслары һәм номинацияләре саны буенча иң масштаблы әдәби конкурс. Ул Татарстан Президенты хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тәкъдиме белән башланып китте һәм Президент хуплавы белән гамәлгә ашырыла.

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар — роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар. Иң зур призның күләме — роман жанрында 1 урын өчен 500 мең сум. 

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында һәр номинациядә 3 җиңүче билгеләнә һәм алар акчалата премия белән бүләкләнә:

«Роман» номинациясендә:

I урын — 500 000 сум

II урын — 400 000 сум

III урын — 300 000 сум

«Повесть» номинациясендә:

I урын — 300 000 сум

II урын — 200 000 сум

III урын — 150 000 сум

«Поэма» номинациясендә:

I урын — 200 000 сум

II урын — 150 000 сум

III урын — 100 000 сум

«Хикәя» номинациясендә:

I урын — 100 000 сум

II урын — 75 000 сум

III урын — 50 000 сум

«Шигырь» номинациясендә:

I урын — 40 000 сум

II урын — 30 000 сум

III урын — 20 000 сум

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 300 000 сум

II урын — 200 000 сум

III урын — 150 000 сум

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 100 000 сум

II урын — 75 000 сум

III урын — 50 000 сум

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 40 000 сум

II урын — 30 000 сум

III урын — 20 000 сум

«Хикәя» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 100 000 сум

II урын — 75 000 сум

III урын — 50 000 сум

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 40 000 сум

II урын — 30 000 сум

III урын — 20 000 сум


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»