поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.09.2021 Язмыш

“Монысы — синеке, монысы — безнеке” дип, су­ыткыч­тагы киштә­ләрне дә бүлделәр

Тормышымдагы иң зур ялгышлык дип балалар белән яшәүне саныйм. Үзем гаепле. Ирем вафат бул­гач, фатир иркен дип улым белән киленне үз яныма яшә­ргә чакырдым. Ул вакытта аларның балалары юк, ә үзләре чит фатирда гомер итәләр иде. Минем тәкъдимгә улым бе­лән чит милләттән булган киленеп шатланып ризалаштылар.

Һәр­хәлдә, миңа шулай тоелды. Үземнең акылсыз адым ясавымны берничә ай үткәч кенә аңладым. Үскәндә мин пешергән ризыкларны яратып ашаган улыма кухняда газ плитәсе янында маташуым ошамый башлады. Тел белән әйтмәсә дә, сиздем. Шуңа кү­рә алар эш­тән кайткач аш бүлмәсенә керми баш­ла­дым. Башта бик авыр булды. Җитмәсә, “монысы — синеке, монысы — безнеке” дип, су­ыткыч­тагы киштә­ләрне дә бүлеп куйдылар.
 
Бу хакта ахирәтемә сөйләгәч: “Фатир синеке, суыткыч синеке, нигә аларны шулай кыландырасың?!” — дип сүкте. Ә мин дәшмим.
 
Аннан өебездә дүртенче кеше барлыкка килде: оны­гым туды. Аны бала тудыру йортыннан алып чыккан көнне үк, киленнең шәһәр чи­тендә кечкенә генә йортта яшәүче әнисе безнең янга яшәргә килде. Имеш, кызына булышырга кирәк булачак. Улыма: “Сезгә ярдәм итәргә мин бар бит”, — ди­гәч, дәшмәде. Ул бик үзгәрде өйләнгәч, алыштырып куйдылармени! Берәр ки­ңәш сорасам, хатынына ымлый, аның белән сөйләш, янәсе. Шулай итеп, мин оныгымны иң беренче булып коендыра да алмадым. Ванна ишеген ябып, килен белән әнисе юындырды.
 
Гел киеренке хәлдә яшә­гәнгәме, тора-бара үземне начар хис итә башладым. Хәтеремнең нык начарланганын сиздем. Беркөнне бөтенләй авыраеп, урынымнан көчкә тордым. Бәд­рәфкә дә стеналарга тотынып кына барып килә алдым. Хезмәттәшемә чылтыратып, эшкә килә алмаячагымны әйттем.
 
Көне буе бүлмәм­дә ятсам да, хәлемне сораучы булмады. Улым эштә иде, ә килен белән әнисе аш бүлмәсендә мәш кил­деләр. Кич белән улы­ма хәлемне аң­латтым. Ул “Ашыгыч ярдәм” чакыртты. Та­библар килгәнен мин күрмәдем, сизмәдем: аңымны югалт­кан­мын. Шуннан ике ай больницада яттым. Бәхетемә, бик яхшы табиб кулына эләктем, Азат Камил улы, янымнан китмичә, аякка бастырды үзе­мне. Һәм: “Сезгә тынычлык кирәк”, — дип, өйгә озатты. Нигәдер үзенең телефон номерын да кәгазьгә язып, кесәмә салды.
 
Фатирымның бусагасын теләмичә генә атлап кердем. Сиздем, нәрсәдер үзгәргән. Минем бүлмәдә киленнең әнисе икән хәзер. Аңа бала карарга шулай җайлырак икән. “Әни, син кухняда кушеткада йокларсың инде, яме”, — диде улым. Үзен бик гаепле сизеп әйтте ул бу сүзләрне. Мин өйдә юк чакта яшьләр арасында ниндидер ызгыш булган дип аң­ладым. Тавышланып йөрмәдем, керфек тә какмыйча, төнне кухняда уздырдым. Кем­­дер кереп су эчте, суыткыч ишеген ачып нидер алды. Утны яндырып, сүндерделәр. Әйтерсең лә, мин юк. Тормы­шым, кинодагы сыман, күз алдымнан узды: бала чак — бөтен кеше ярата торган төпчек кыз, яшьлек — сөеп-сөелеп кияүгә чыгу... Ирем белән бер генә бала үстердек. Имеш, барлык назыбызны, яратуыбызны аңа гына бирәбез. Ирем, нинди хата ясаганыбызны белмичә, бакыйлыкка китте. “Рәдиф, — дип пышылдадым мин ике айлык оны­гымның елаган тавышына сискәнеп китеп. — Ал мине үз яныңа, чыдар хәлем калмады, кадерсез булып яшәгәнче, гүрдә ятуың хәерлерәк”.
 
Таң аткач, онытылып киттем. Яныма ирем килгән кебек тоелды. Ул мине назлады, кысып-кысып кочаклады: “Ашыкма бу якты дөньяны калдырып китәргә, — диде ул. — Пальто ке­сәңдә телефон номеры бар, чылтырат, ул кеше сине нәкъ минем кебек кадерләп яшәр”.
 
Миңнегөл
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.09.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»