поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
02.09.2021 Матбугат

"Факил абый вазифадан үз теләге белән китте": "Мәйдан" журналында яңа баш мөхәррир

«Мәйдан» журналы баш мөхәррире итеп Лилия Фәттахова билгеләнде. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков яңа вазифага билгеләнгән редактор һәм «Мәйдан» журналы алдында торган бурычларны әйтте.

«Факил абый вазифадан үз теләге белән китте, без аның белән бергәләп, Чаллыда иҗат өлкәсендә билгеле булган талантлы журналистны эзли башладык», — диде ул. Ул бу вазифага әдәбият өлкәсендә билгеле кеше эзләнгәнен искәртте, чөнки бу әдәби журнал. «Без озак кына эзләгәч, «Көмеш кыңгырау“да ул кешене таптык. Актив кына эшләп килүче, танылган, иҗат өлкәсендә билгеле, перспективалы кеше», — диде Шамил Садыйков.
 
«Бу журнал Чаллыдагы милли-мәдәни тормышны кайнатып торучы булырга тиеш. Аның бурычы журналны кәгазь формасында гына бастырып чыгару түгел, иҗади эзләнүләр, экспериментлар үткәрә, шигъриятне, прозаны популярлаштыра торган бер үзәк булырга тиеш ул. Активлык, халык, авторлар белән эшләү кирәк», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры. Ул яңа авторлар Мәйдан» кысаларында үзләренең иҗатларын күрсәтә алачакларын искәртте.
 
Лилия Фәттахова «Татар-информ» хәбәрчесенә бу тәкъдим белән үзенә берәр ай элек мөрәҗәгать иткәннәрен әйтте. 
 
«Каршы килдем, чөнки „Көмеш кыңгырау“дагы үз эшемне яратам. Урыным балалар тирәсендә дип саныйм, миңа ул зур канәгатьлек бирә, дидем. Белемем буенча мин укытучы, 20 еллык мөгаллимлек стажым бар. Сөйләшә торгач, „Мәйдан“ да әдәби мохит миңа шулай ук якын булыр дип уйладым. Редакторым Ризидә Гасыймова „җибәрәсе килми, ләкин ул синең урының“ дигәч, ризалашырга булдым», — диде.
 
«Планнар инде өлгереп килә. Быел „Мәйдан“ның 20 еллыгы. Аны зурлап билгеләп үтәсе бар. Журнал бик матур эчтәлекле, аны халыкка җиткерү өчен социаль челтәрләрнең бөтен мөмкинлекләрен файдаланасы бар. Кама аръягы каләм тибрәтүчеләре өчен ул зур әдәби мәйдан булып, үзенең таралу киңлеген арттырсын иде», — дигән теләген җиткерде Лилия Фәттахова. 
 
«Яңа авторлар эзләү, яшь каләм ияләрен табу, барлау юнәлешен дәвам итәрбез дип уйлыйм. Татар сүзен ишеттерергә мөмкин булган барлык чараларда катнашырга исәплибез», — дип планнары белән уртаклашты яңа баш мөхәррир.
 
Лилия Рәфхәт кызы Фәттахова 1972 елның 22 октябрендә Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында дөньяга килә. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Яңа Чишмә гимназиясендә татар теле һәм тарих укыта. 2009-2013 елларда район мәгариф бүлегенең методик-мәгълүмати үзәгендә милли мәгариф буенча методист булып эшли; районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары берләшмәсен җитәкли. 2017 елга кадәр Яңа Чишмә урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта. Югары категорияле укытучы, ТР ның «Иң яхшы укытучы», «Педагог-остаз» һ.б. грантлар иясе.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.09.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»