поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.09.2021 Шоу-бизнес

"Туйганчы сөйләшеп калып та булмады...": Зифа Нагаеваның апасы куркыныч авырудан үлгән

Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле композитор, шагыйрә-җырчы Зифа Нагаеваның ишеген кайгы шакыган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, аның апасы коронавирустан вафат булган.

«Туйганчы сөйләшеп калып та булмады. Тормыш куабыз, тыныч йокла безгә кадерле апабыз. Мөбәйнә Әсхәт кызы Исмәгыйль авылында, хезмәт сөйгән, ил өчен яуда җиңеп кайткан абруйлы сугыш һәм хезмәт ветераны.

Бар гомерен авыл хуҗалыгына биргән, данлыклы «Знамя» колхозын 25 елдан артык җитәкләгән Әсхәт Ильяс улы Нагаев һәм уңган, булдыклы ишле гаилә учагы сагында булган әнисе Суфия гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килеп, тәрбияле чибәр кыз булып үсеп, бар туганнарына ярдәмчел апа вазифасын гомере буе җитәкли.

Мәктәпне тик бишле билгеләренә тәмамлап Стәрлетамакта югары белем алып, бар гомерен студентлар укытуга багышлый. Хезмәт елларын әллә күпме мактаулар бизи! Авылның шәп егете Рәис абый белән гаилә корып, кызлары — бер бөртекләренә яхшы тәрбия бирәләр. Гүзәл — югары белемле белгеч, әнисенә охшап, туган җанлы, киң күңелле, эшендә абруйлы хезмәткәр. Минем ике балам — улым, кызым белән дус, тату үстеләр. Әле дә аерылгысызлар, шөкер.

Килен булып төшеп, 23 ел дәверендә Мөбәйнә ападан күп нәрсәләргә өйрәндем. Аның кебек купшы киенергә, аш-су осталыгына, кешеләр белән аралашуда бик күп кагыйдәләргә, саный китсәң — исәпсез. Яшь гаиләбезгә ярдәмнәре дә күп тиде.

Бүгенге көндә дә онлайн алым аша укучыларны имтиханнарга әзерләп, яшәүдән, дуслары белән аралашудан ямь табып, тормышны сөеп яшәде. Кызганычка каршы, яшәде… дияргә калды…

Әле кичә генә йөгереп йөргән җирдән заманыбызга килгән куркыныч чир апабызны да сагалап торган. Күңел ышанмый, чарасыз без…

Гүзәлең өчен өзелеп яшәдең. Без аны калдырмабыз. Авыр кайгысын уртаклашабыз, урыннарың җәннәт түрләрендә булсын, караңгы гүрләрең якты булсын, елмаеп йөрәктә яшәячәксең. Чылтырап торган тавыш белән көлүләрең колакта. Тыныч йокла, апакаебыз», — дип уртаклаша ул. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.09.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»