|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2021 Авыл
Сөт турында чираттагы кызыклы ФАКТЛАРСөт турындагы кызыклы мәгълүматны элегрәк язган идек. Бүген дә бу теманы дәвам итәргә булдык. Сөт турында бу мәгълүматларны моңа кадәр ишетүегез икеле. Укып карагыз: - Тарихи мәгълүматларга караганда, күпчелек борынгы культуралар сөтне "Аллалар ризыгы" дип санаганнар. - Сөт йокысызлык белән бик яхшы көрәшә - бу продуктның нерв системасына тәэсир итү нәтиҗәсе. Йокларга бер сәгать кала бер стакан җылы сөт эчсәгез - йокысызлык өчен искиткеч чара. - Кеше организмында сөтнең ашкайнатылуы 98% тәшкил итә. - Тычкан сөте - дөньяда иң кыйбатлы сөт. Аның бәясе литрына 22000 доллардан артып китә. Мондый сөтнең бер литрын алу өчен, якынча 4000 тычкан саварга кирәк. Тычкан сөте медицинада кулланыла. Хатын-кыз тычканнары сөттә кеше протеины - лактоферин синтезлый, ул уникаль фармакологик препаратлар җитештерүдә кулланыла.
--- |
Иң күп укылган
|