|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2021 Җәмгыять
Дустыбызны югалтканга күңел ышанмыйКүпме гомерләрне вакытсыз өзә бу ковид дигәннәре. Шул афәт килеп чыкканнан бирле никадәр таныш-белешләрнең арабыздан китүен санап бетерерлек түгел. Әле кичә тагын бер шомлы хәбәр бәгырьләрне телгәләде. Биш ел буе университет сукмакларын бергә таптаган, биш ел буе бер бүлмәдә яшәгән дустыбыз Фәттахова (Булатова) Шамилә Тәүфыйк кызы ирен, балаларын, туганнарын, дусларын кайгыга салып, үзәкләрне өзеп арабыздан китеп барды. (Аларга күркәм сабырлыклар телибез). Һәрвакыт шат күңелле, сабыр холыклы, кешелекле дустыбызны югалтканга күңел ышанмый. Ул Биектау районының Дөбъяз авылындагы “Гөлбакча” балалар бакчасын җитәкләде. Аның таләпчән булуы, үз эшенә намус белән каравы эзсез калмады. Чын мәгънәсендә гөлбакча иде әлеге балалар бакчасы. Тырыш хезмәте өчен Хөкүмәт, район хакимияте бүләкләренә лаек булды ул. Үз тирәсенә эш сөючән тәрбиячеләрне, педагогларны туплый белде. Аның коллективы республика күләмендә төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулады.
“Безнең бәхетсез булырга хакыбыз юк”─ ди торган иде дустыбыз. Үзенең бәхетен Биектау районында тапты ул. Соңгы елларда гына яман авыру ире Юнысны аяктан екты. Аның гомере өчен үзен аямыйча көрәште Шамилә. Бер-бер артлы алты операция кичергән иренең янәшәсендә булуы да авылдашларында соклану уяткандыр.
Һәрвакыт батыр йөрәкле, ярдәмчел булдың син, Шамилә. Безнең күңелләрдә дә нәкъ шундый күркәм зат булып сакланырсың. Авыр туфрагың җиңел булсын.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|