|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2021 Хәвеф-хәтәр
11 бала һәлак булганРеспубликада «Игътибар — балалар!» дип аталган профилактика акциясе башлана, ул юл-транспорт фаҗигаләрендә балаларның имгәнүен кисәтү юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Татар-информ. 2021 елның 7 аенда гына да Татарстанда балалар катнашында 271 авария булган. Аларда 11 бала һәлак булган, 286сы имгәнгән.
«Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре август–сентябрь айларында арта. Бу вакытта яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлларда иминлек кагыйдәләрен онытып җибәрә һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә ияләшү таләп ителә», — дип белдерде ЮХИДИ хезмәтенең Юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рушан Шакиров.
Акция барышында автоинспекторлар шоферларның балаларны автомобильләрдә ничек йөртүен, җәяүле балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү-үтәмәвен, шулай ук машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне уздырып җибәрү-җибәрмәвен тикшерәчәк.
Моннан тыш, инспекторлар мәктәпләргә һәм лагерьләргә керә торган юлларны, шулай ук юл тамгаларының һәм билгеләренең нинди хәлдә булуын тикшерәчәк.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|