поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
22.08.2021 Шоу-бизнес

“Намазга баскач, күңелгә тынычлык таптым”

Җырчы Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА гаиләсе белән Казанның Чистай урамында яши. Фатирында күрештек. Өйләрендә ремонт гөрләгән чак. Эш күп дип тормады, вакыт, җай тапты Гөлнара. Ишекне 6 яшьлек кызы Айзифа ачты.

— Бу йортта яши башлаганга 20 елдан артты. Шушы фатирдан бер җиргә күченәсем килми. Һәр почмагы, күршеләрем кадерле. Якында гына Казансу елгасы, Кол Шәриф мәчете күренеп тора, — ди Гөлнара. — Икенче тапкыр кияүгә чыккач, ирем әти-әнисе белән бергә яшәргә алып китмәкче иде. Бердән, үзем алган, ияләшкән фатирны калдырасым килмәде. Икенчедән, ничек кенә яхшы булсак та, аерым яшәү әйбәтрәк. Шуңа иремне күндердем, монда калдык.
 
“МӘГЪНӘЛЕ ИСЕМ САЙЛАДЫМ”
 
— Гөлнара, исем алыштыру — иң зур яңалыкларыңның берседер? Кайчан ниятләдең?
 
— 2019 елның октябрендә алыштырдым. Бу эчке тоемлау, күңел халәте кушып башкарылган гамәл. Мөселманча, тирән мәгънәле булсын дип эзләдем. Күзем Наимә исеменә төште. Шуны сайладым. Ирем дә бу адымымны аңлап кабул итте. Эстрадада, документларда Гөлнара булып калачакмын.
 
— Исем алыштырырга нәрсә этәрде?
 
— Тормышым җиңел булды ди алмыйм. Балачактан шулай. Аннан күз тию, барысы бергә җыелган инде.
 
— Намазга кайчанрак бастың?
 
— Ун ел элек ел саен бер көн калдырмый ураза тота башладым, корбан чалдырдым. Намазны тулысынча әле ике ай гына укыйм, дөресрәге, тырышам. Намаз уку тәртибен, догалар язылган плакатны ун ел элек бүлмәгә элдем. Карыйм да кире куя идем. Менә хәзер сәгате сукты. Бу — минем өчен бик зур адым. Намаз уку елата, юата, тынычландыра, ниндидер көч бирә. Уй-фикерем үзгәрде. Пандемия вакытында тормышның матурлыгын тагын да ныграк күрә башладым. Элек гастрольләр белән өйгә кайтып кермәдем. “Намазда булгач, җырларга ярамый бит”, — диючеләр дә бар. Бер абыстай белән киңәшләштем: “Нинди очракта да укы”, — диде. Хәзер өшкертергә мәчеткә йөрмим, үземне үзем өшкерәм, догалар укыйм, шуңа күңелем тыныч. Балалар да күреп үссен, дим. Намаз укыганда Айзифа да артымнан кабатлаштыра, ашап өстәл яныннан торганда дога укый.
 
— Балачагың авыр булдымы, Гөлнара?
 
— Биш бала үстек: дүрт кыз, бер малай. Әни кырыс булды. “Кызым”, — дип баштан сыйпап утырмады. Аны гаепләмим, заманы шундый булган. Әни кушканны шул сәгатьтә эшләмәсәң, эләгә иде. Үзе дә иркә тормышта үсмәгән. Әнисе яшьли үлеп, үги ана килгән, бик иртә хезмәткә җигелгән. Дөрес, үги булса да, Рәйхана әби кыерсытмаган. Үзе әни җылысын алмаганга, безгә дә шулайрак булды. Без бала тапкач та: “Бишегезне дә үзем тәрбияләдем, сез дә үзегез карагыз, миңа кайтармагыз”, — диде. Ә әти мәрхүм йомшак иде.
 
Гөлнара 15 яшеннән Казанга чыгып китә. Казан музыка училищесына керергә ниятли. Биредә туганнары юк. “Поездга да утырган бала түгел идем. Әти биргән 40 сум белән ерак юлга чыгып киттем. Шуннан башлап тормышны үзем тарттым. Авыр шартларда да бирешмәдем”, — дип искә ала ул.
 
— Соңгы тапкыр туган нигездә кайчан булдың?
 
— 2019 елның октябрендә кайттым. Ул чакта концертлар, аннан 2020 елның язында пандемия башланды. Әни дә, вирус чорында йөрмәгез, диде. Апамнар атна саен кайта, алар туган якка якын тора. Быел, Айзифа укырга киткәнче дип, августта кайтырга планлаштырабыз. Әни күчтәнәчләрен җибәреп тора. Ул ялгызы яши. Заманында алдынгы сыер савучы иде.
 
— Иҗатың ни хәлдә?
 
— Җырлар языла, клиплар төшерәбез. Көйләр, сүзләрне үзем дә язам. Хәзер максатым — гастрольләрне бераз читкә куеп, кызым янәшәсендә буласым, ярдәм итәсем килә. Аннары үзе дә алдырып китә ул. Чакырган җиргә генә барып чыгыш ясарга исәп.
 
Җырчы Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА белән ТУЛЫ ӘҢГӘМӘ — газетабызның 12 нче август санында.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 22.08.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»