|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2021 Җәмгыять
Бу билге йөрәк өянәге якынлашуын аңлатаБританиянең British Heart Foundation (BHF) оешмасы табиблары якынлашкан йөрәк өянәгенә хас билгеләрне атаган. Шуларның иң гадәти булмаганы һәм аптыратканы – чамадан тыш тирләү. Оешмада белдерүләренчә, пациентлар еш кына организм кисәтүләрен искә алмый. Ә бит йөрәк авырулары дөньядагы күпчелек үлем очракларының төп билгеләренең берсе булып тора. “Әгәр сез эсселек һәм тирләү хисен тойганда күкрәк турысында авыртулар да сизәсез икән, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Боларның якынлашкан йөрәк өянәге билгеләре булуы бар”, – диләр белгечләр. Тагы бер симптом – күкрәктә яну хисе һәм ашказанының эшләмәве. Йөрәк белән проблемаларга ишарәләүче классик проблемалар бу. Авырту тойгылары аркада да, хәтта казналыкта да сизелергә мөмкин. Табиблар тубык сөякләре шешенгәндә дә уяу булырга киңәш итә. Гәрчә бу билге организмдагы башка проблемалар барлыгын аңлатса да.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|