поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
11.08.2021 Шоу-бизнес

Гөлфия Шәвәлиевадан борыч, помидор киптерү рецепты (ФОТО, ВИДЕО)

Уфада яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиева Инстаграмдагы сәхифәсендә бакча уңышлары белән актив уртаклаша. Аеруча аның духовкада борыч, помидор киптерүе зур кызыксыну уята.

– Гөлфия апа, үз йортыгыз белән яшәгәч, әлбәттә, яшелчә, җиләк-җимеш үстерми мөмкин дә түгелдер. Быел җәй эссе килде бит. Бакча җимешләрегез уңдымы? Ниләр үстердегез?
 
- Әлеге йортыбызда 6 ел яшибез. Шуңа күрә бакчабыз яшь әле. Беренче ике елын утырта алмадык. Аннан соң бөтен көчне салып, бакча булдырдык. Беренче итеп, алмагачлар, җиләкләр утырттык. Узган ел 5 литрлы 12 чиләк җиләк җыйдым. Быел җәй эссе килгәч, су сибеп, ныклап карап тордык. Җиләк үстерүнең бөтен серләрен беләм дип әйтә алмыйм. Әмма вакытында нәрсә эшләргә кирәк, шуларны эшләргә тырышам.
 
Быел 8 чиләк җиләк җыйдык. Балалар ашап рәхәтләнде. Күршеләремә дә авыз иттердем. Күптәнге бер хыялымны тормышка ашырып, виноград үстереп киләбез. Аллага шөкер, беренче елыннан ук уңыш бирә. 8 сорт виноградым бар. Гадәттә, виноградтан компот ясыйм. Җиләккә килгәндә, яхшы сортларны алган идем. Бер өч төбен кыйммәткә алып карадым. Бер төбе 2700 сумнан. Алары ошамады. Башка сортлы җиләкләрем эре булды анысы. Яңа җыйган җиләкләрне махсус савытларга салып, туңдыргычка тыгып куям. Әлбәттә, өстенә бераз шикәр комы сибәм. Аннары кура җиләге, карлыган да нык күп булды. Барысы да бар. Алма гына юк. Чөнки алмагачлар әлегә яшь.
 
- Помидорларны, борычларны духовкада киптергәнегезне күрдек. Моның эш тәртибе ничегрәк?
 
- Помидорларны теплицада үстердек. Кыярларны март аеннан ук ашый башлаган идек – бераз тәрәзә төбендә үстердем. Аннары бакчада үстергәннәре дә бик уңды. Борычларымның ярты килога җиткәннәре дә булганы бар. Аллага шөкер, быел да борычлар әйбәт үсте.
Ирем табиб кеше. Бик нәзәкәтле, таләпчән. Помидорны чи килеш ашасаң, бавырга тәэсире бар, ди. Шуңа күрә аны мин духовкада киптерәм. Ни өчен дисәгез, помидордагы кислотаны бетерергә кирәк. Әлеге яшелчә кызыл төстә, димәк, анда антиоксидантлар күп һәм күзгә дә файдасы бар. Әмма помидорны пешереп кенә ашарга киңәш ителә.
 
Помидор белән борычны духовкада киптерүгә килгәндә, бу яшелчәләрне аерым-аерым киптерәсең. Мәсәлән, помидорларны юып, духовканың калай савытына тигезләп җәясең. Бер сәгать уртача утта тотасың. Кибеп, суы беткәч кенә, тоз, бераз шикәр, прованс үләннәре дип аталган тәмләткеч салып болгатасың. Аннары банкаларга салып, бераз зәйтүн мае тамызасың.
 
Кышкылыкка тагын бер ризык эшлим. Укроп, петрушканы турыйм да, борыч, помидор, сарымсакны иттарткычтан чыгарып, бергә кушып болгатам. Аннары аларны пакетларга салып куям. Ризык пешергәндә кушып җибәрергә бик шәп.
 
– Җир эшен яратканыгыз әллә каян күренеп тора...
 
– Әйе, бик яратам. Чәчәкләр дә үстерәм. 14 сорт розам бар. Гортензияләрем! Быел гортензияләрне өйдә махсус гөл савытларында үстереп карарга уйлыйм. Кем белгән, бәлки чәчәк атарлар. Җир эше авыр булса да, ул безгә файдага гына. Эшләргә, иренмәскә генә кирәк. Җир - Аллаһы Тәгалә безгә биргән бер бәрәкәт бит ул. Җир безне ашата. Тик аңа рәхмәт тә әйтә белмибез кайвакыт. Ә мин, бакчамдагы уңышларыма, җиргә, агачларыма, чәчәкләремә, агып торган шифалы суга рәхмәт әйтеп, Аллага шөкер кылып йөрим.
 


Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 11.08.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»