|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2021 Җәмгыять
Милли музейда татар күн мозаикасы серләре ачылачак“Татар бизәкле күн: һөнәр, традиция, сәнгать” күргәзмәсе кысаларында, әлеге теманы тирәнтен өйрәнү өчен төрле чаралар уздырылачак. Әйтик, Казан сәнгать мәктәбе укытучылары күн мозаикасы буенча мастер-класслар һәм акцияләр алып барачак. Мастер-класслар 12 август, пәнҗешәмбе көнне 16.00 сәгатьтә, 26-нчы августта 14.00 сәгатьтә һәм якшәмбе көннәрендә - 15 һәм 29 августта көндезге 12дә узачак. Татар күн мозаикасы серләре белән танышу күн бизәкләрен кисүнең төп техникасыннан башланачак. Аннары үрнәкләрне тоташтыру өчен кулланыла торган гади кораллар белән танышып, танылган Казан җөе нигезләре күрсәтеләчәк. Мастер-класс турында тулырак мәгълүматны (843) 590-00-50 телефоны аша белешергә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|