|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2021 Җәмгыять
Казан соңга калу буенча беренче бишлеккә керә икәнБелеп торыгыз: Русиянең өченче башкаласы исеменә лаек булырга тырышкан Казаныбыз соңга калу буенча да беренче бишлеккә керә икән. Researchme һәм Ситимобиль дигән үзәкләр үткәргән сораштырулардан күренгәнчә, соңга калу буенча мәскәүлеләр беренчелекне берәүгә дә бирми икән. Аннан соңгы урыннарны Краснодар, Ростов, Санкт-Петербург һәм Казан алып тора. Сораштырулар иң пунктуаль кешеләрнең Екатеринбургта яшәүләрен ачыклаган. Казанлыларның яртысы диярлек (42 процент) эшкә һәм укуга соңга калуларының төп сәбәбе дип җәмәгать транспортының начар йөрүен атаган. Икенче урында – автомобиль бөкеләре (28 процент), өченчедә – юлга озак җыену (12 процент) кебек сәбәпләр аталган. Соңга калуларның күбесе иртәнге якта була икән (57 процент), кичке якта эштән яки укудан кайтканда сораштырылучыларның 10 проценты гына соңга калуын әйткән. Шунысы кызык: эштә ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк тоткарлана икән (13 кә 9 процент).
Соңга калу сәбәпләре арасына янә балаларны бакчага яки мәктәпкә илтү, йокыдан вакытында торырга теләмәү, кичтән соң яту һәм хәтта каядыр барыр алдыннан этләрне урамга йөртергә алып чыгу кебек гадәтләр кергән.
Иң гаҗәбе тагын шунда: соңга калучыларның 42 проценты башкаларның соңга калуларын яратмыйлар икән. Шулай да өч кешенең берсе соңга калулары өчен оялу хисе кичерүен таныган. Сораштырылучыларның өч проценты соңга калучыларны 10 минуттан да артыграк көтеп тора алмауларын белдергән.
Соңга калулары турында шалтыратып кисәтмәүчеләрне дә бигүк яратып бетермиләр икән. Андыйлар саны да 13 проценттан артып киткән. Менә шундый кызыклы саннар.
Әлбәттә, монда уйланырлык урыннар бар. Бер соңга калган гел соңга кала дигәндәй, кайбер оешмаларда эшкә соңга калучыларның эш хакларын кисеп, кисәтүләр биреп җәзалыйлар, икенчеләрендә исә өстәмә эшләр кушалар. Әмма андыйларны ипкә китерү, бу начар гадәтләреннән арындыру бик җиңел түгел. Шуңа күрә дә күп очракта моның белән килешергә туры килә.
--- |
Иң күп укылган
|