поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.08.2021 Язмыш

«Килеп керсәм, бер бүлмәдә ике бала утыра. Икесен дә алып кайтып киттем»

Апаста яшәүче 58 яшьлек Әлфия Сабировага сокланмый мөмкин түгел. 28 яшендә тол калып, үз баласына гына түгел, ятимнәргә дә әни дә, әти дә була ул.

– Наилгә кияүгә чыгып, өч кенә ел яшәп калдык. Кинәт кенә үлде дә китте. Агуланган диделәр. Кулымда кечкенә улым калды. Әнием дә ялгыз иде. Кабат кияүгә чыгарга уйламадым да, – дип сөйли Әлфия апа. – Ирем үлеп озак та үтмәде, өченче буын туганнарым юл фаҗигасенә эләкте. Апа да, җизни дә үлеп китте. Аларның улым яшендәге кызлары ятим калды. Баланы авылга кайтардылар. Гөлнараны үземә алдым. Ул миңа әни дип үсте.
 
Әлфия апа ике баланы кеше итәр өчен бик тырыша. Төрле авылларга йөреп, почтада эшли. Әле ярый балаларын карап торырга әнисе була. Үзе дә ялгызы гына үскән Әлфия апага бервакыт, берәр ятимне тәрбиягә алсам ничек булыр иде икән, дигән уй килә. Әнисе белән киңәшә. Ул кызын хуплый гына. 17 ел элек Әлфия апа Казанга – балалар йортына юл тота…
 
– Килеп керсәм, бер бүлмәдә ике бала утыра. Берсе – малай, берсе – кыз. Икесен дә алып кайтып киттем. Безгә кайтканда Фиданга – 4, Алиягә 2,5 яшь иде. Мин аларны бик яратып үстердем. Улым Раил, кызым Гөлнара да аларны бик якын иттеләр. Әле менә күңелле мәшәкатьләр белән йөрдек. Улым Фидан, армиядән кайтып, үзебезнең район кызына өйләнеп куйды. Алия Апаста СПТУда укый. Әнием дип кенә торалар балаларым. Алар миңа рәхмәтле. Үзем дә язмышыма риза булып, бик теләп сабыйларга җылымны бирдем, – ди Әлфия апа.
 
Аның күңеле мәрхәмәт белән тулган. Тәрбиягә алган балаларының үз туганнарын да эзләп тапкан.  Фиданның әнисе 6 ай чагында үлгән. Аннан соң туганнары малайны балалар йортына тапшырган. Әлфия апа әнисенең бер туганнарына, безнең белән аралашып яшәгез, дигән. Апалары Фидан армиягә киткәндә дә килгән, туенда да кунак булганнар. Алиянекеләрне дә барлаганнар.  Аны әнисе тапкач та ташлап калдырган.  Хәзер инде үзе дә исән түгел. 2014 елда вафат булган. Аның каравы Алиянең ике апасы, бер абыйсы табылган. Аралашып торалар.
 
–  Мин назларымны да кызганмыйм, үземне дә яратып торалар. Улым Раил яшьли өйләнде, тик хатыны белән яшәп китә алмадылар. Килен  оныкны кечкенә вакытта ук миңа калдырып китте. Үз әнисен белми дә инде сабыем. Өйдәгеләр миңа әни дигәч, ул да шулай дип эндәшә. Шулчакта йөрәкләр урыннан кузгала. Үсте инде, 6 нчы сыйныфка җитте, – ди Әлфия апа. –   Бер ел элек әниемне югалттым. Аның ел ашына әзерләнеп йөргән чакларыбыз әле.  Шулай да, дөньямның түгәрәк чагы. Бөтенесе дә кайттылар. Балаларым янымда. Барысын да эшкә өйрәтеп үстерә алдым дип сөенәм. Кулга эш эләкми дә. Кешелекле алар, сабырлар. Үзем турында уйламадым да мин, балалар дидем. Шулай итеп гомер үтеп бара. Төрле чаклар булды, әмма без барлык авырлыкны бергә җиңә алдык. Ир бәхете күрмәсәм дә, балалар сөеп яшәдем. Күңелемдә үкенечем юк. Язмышыма чиксез рәхмәтлемен.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.08.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»