поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.08.2021 Язмыш

Юл фаҗигасендә ятим калган бала: «Әнинең каты итеп кычкырганын гына ишеттем»

Кичә Гөлсинә Нәҗметдинованың җидесен үткәрделәр. Аның 16 яшьлек авыру баласы – кызы Зилә ятим калды. Алар Казаннан Арчага кайтырга дип утырган машина юл фаҗигасенә эләгә. Йөртүче янәшәсендәге 18 яшьлек егет – операция өстәлендә, аның артында утырган 56 яшьлек Гөлсинә апа шундук вафат була.

Машина йөртүче һәм аның артында утырган ир-ат җиңелчә җәрәхәтләр белән котыла. Зиләнең аягы ике урыннан сына, ул аңын югалта. Тик аңарчы әнисенең каты итеп кычкырганын ишетеп кала…
 
– Гөлсинә апа – әнием Кәримәнең бертуганы. Зиләне апабыз үзе генә үстерде, – дип сөйли Кәримә апаның кызы Миләүшә. – Арча районының Түбән Аты авылында яшиләр иде. Гөлсинә апа, баласы авыру тугач, аны еш кына Казанга йөртте. Сеңлемдә ДЦП диагнозы, өстәвенә күзләре дә начар күрә, аяклары да тыңлап бетерми. Соңгысында Гөлсинә апа Зиләне өч көн буе, юлда машина тотып, Арчадан Казанга алып килә. Тик өч көн йөрсәләр дә, тиешле табибка керә алмыйлар. Иртәгә тагын килегез, дип кайтарып җибәрәләр…
 
Гөлсинә апаны Түбән Аты авылында җирлиләр. Күмү чыгымнарын авылдашлар бергәләп күтәрә. Үзләре шулай хәл итә. Авыл халкы бу хәсрәтне авыр кичерә. Барысы да Зилә өчен борчыла.
 
– Гөлсинә апа ике ел элек Арчадан ипотекага фатир алып, шунда күченеп китте. Баласын йөртер өчен дип машина да алган иде. Ерак юлга үз машинасы белән чыкмаган инде. Бар теләге Зиләне кеше итү иде. Баласын сәламәтләндерү өчен барысын да эшләде. Кызганыч, яшьли китеп барды. Кыз балага әни бик кирәк. Авылга фаҗигагә эләккән машина йөртүче ир-ат килде. Ул көнне аның үзенең дә улы һәлак булды, – дип сөйләде Түбән Аты җирлеге башлыгы Резеда Батталова.
 
Зилә хәзер туганнары белән. Миләүшә хастаханәгә килгәнче, кыз өзгәләнеп әнисен көтә. Табиблардан, психологлардан да аның хакында берәр яңалык сорый. Тик берсе дә берни әйтми. Ишектән Миләүшә апасы килеп керүгә: «Ичмасам, дөресен дә әйтмиләр, мин сизәм, нидер булган», – ди…
 
– Әниеңне җирләдек. Өчесен уздырачакбыз, җидесен, дидем. Аны хастаханәдән чыгардылар. Гөлсинә апаның ашын фатирларында уздырдык. Әлегә ипотека бурычлары артмасын өчен гариза язып кайттык. Зиләләрнең туганы булсам да, мин бит документта беркем түгел әле. Опекунлык рәсмиләштерсәм, фатир бурычларын иминият аша түләтүне дә юллар идем. Апабыз, тырышып, баласына булсын дип алды бит аны. Зиләне үзебезгә Казанга алып китәчәкбез, – ди Миләүшә. – Ирем дә каршы түгел. Без башкача эшли дә алмас идек. Үз туганыбыз бездән артык түгел. Гөлсинә апа миңа, берәр нәрсә булса, Зиләне ташлама, дип гел әйтеп торды. Мин апама вәгъдә бирдем.
 
Миләүшә Зиләне көчле рухлы, бик акыллы кыз ди. Машина йөртүче килеп, хәлләрен сорашкач та алар икәү бергә киңәшләшкәннәр. Уртак фикер – аңа үпкәләмәскә!
 
– Ул гаилә бездән гафу сорады. Ярдәмебездән ташламабыз, диделәр. Үзләренең дә хәсрәтле чаклары. Шулай да безгә килергә көч таптылар. Ул кешене төрмәгә утыртып кемгә җиңеллек килә соң? Зиләгә – әнисен, үзләренә улларын кайтарып булмый. Җаннарны телгәләмәскә булдык. Сеңлемнең үз авырулары янына сызланулар, аяк сыну өстәлде. Уң аягында аппарат тора. Аны өч ай буе салмыйча йөрисе. Аягы ике җирдән сынган. Тернәкләндерү өчен шактый акча кирәк булачак. Хәзер иң мөһиме – Зиләбезне аякка бастырып, аның янәшәсендә ярдәм итеп яши алсак иде, – ди Миләүшә.
 
Әлеге язманы әзерләгәндә берничә кеше, шалтыратып, Зиләгә акчалата ярдәм күрсәтергә теләк белдерде. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:
 
Миләүшә Фәрит кызы Яруллинаның картасы 89274891905 номерына беркетелгән.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.08.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»