|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2021 Шоу-бизнес
"Настал момент" - Дилә Нигъмәтуллина тәрбиягә бала алырга җыена (ФОТО)Күптән түгел 40 яшен тутырган Дилә Нигъмәтуллина тамашачыларына зур яңалыгын җиткерде. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, җырчы тәрбиягә бала алырга җыена. Бу теләге 10-11 ел элек, балалар йортына концерт белән килгәч, барлыкка килгән. Дилә бу яшерен теләген озак еллар күңелдә йөрткән һәм беркемгә дә бу хакта сөйләмәгән. Мин күптәнге хыялымны тормышка ашырырга әзер, ди ул.
"Бу әле минем юлымның башы гына. Мин бу хакта сезнең белән фикер алышырмын дип уйлыйм. Ә әлегә миңа уңышлар гына теләгез!" - ди Дилә Нигъмәтуллина.
--- |
Иң күп укылган
|