|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2021 Шоу-бизнес
«Сабыр бул...»: Илназ Минвәлиевның әтисе үләр алдыннан хатынына хат язып калырганИлназ Минвәлиев әтисе вафатыннан соң өчесен уздырырга кайткач, мәрхүмнең әнисенә дип язган соңгы хатын табып алган. Ул көндәлекне сторисларында күрсәткән. «Әти әнигә иң матур сүзләрен язып калыдырырга тырышкан», — дип уртаклаша җырчы. Моңа кадәр "Матбугат.ру"да 30 июль көнне Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев гаиләсе кайгы кичерә, дип хәбәр иттек.
Җырчының алдагы көнне 70 яшьлек юбилее булып узган әтисе вафат булды. Артистның инстаграмдагы сторисларында башта гөрләгән юбилейдан видеолар, аннан соң җанны телеп хушлашу сүзләре урын алган иде.
"Әтием, караңгы гүрләрен якты, рухын шат, урының җәннәттә булсын. Тыныч йокла", - дип язды Илназ Минвәлиев.
--- |
Иң күп укылган
|