поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.07.2021 Җәмгыять

Август аеннан безне нинди үзгәрешләр көтә?

Мәктәп укучыларына пособиеләр, спорт белән шөгыльләнүчеләргә салым “вычеты”, Ерак Көнчыгыштан җир алучыларга тагын бер кишәрлек, машина йөртүчеләргә техник караусыз ОСАГО. Август аеннан тормышыбызга үтеп керүче үзгәрешләр арасыннан иң мөһимнәрен тәкъдим итәбез.

Спорт белән шөгыльләнүчеләргә салымның бер өлеше кире кайта
 
С 1 августтан спорт белән шөгыльләнүгә (шул исәптән балаларның) тотылган чыгымнарның 13 процентын (елына – күп дигәндә 120 мең сумнан) кире кайтарырга мөмкин булачак. Иң зур “вычет” күләме 15,6 мең сум тәшкил итә. Бу акчаны алу өчен спортка, фитнеска түләү чыгымнарын раслаучы документлар – килешү күчермәсе һәм касса чегын тапшырырга кирәк.
 
Ерак Көнчыгыштан – тагын бер гектар
“Ерак Көнчыгыш гектары” программасында катнашып, җир кишәрлеген уңышлы гына үзләштерүчеләргә тагын бер кишәрлек алу мөмкинлеге ачыла. Моннан тыш бу программа хәзер Россиянең Арктика зонасындагы җирләргә дә кагыла. Арктикада да торак төзү, хуҗалык алып бару, башка төрле хуҗалык эшчәнлеген хәл кылу максатында бушлай җир кишәрлекләре биреләчәк.
 
Ау турында закон үзгәрә
“Хайваннар дөньясы турында” һәм “Ау турында” федераль законнарга төзәтмәләр үз көченә керә. Хәзер төбәкләр башлыклары рөхсәт ителгән ау төрләрен, вакытын, ау коралын һ.б., Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән килештергәннән соң, үзләре үк билгели алачак. Шулай ук хайваннар дөньясын дәүләт кадастр исәбенә кую турында нигезләмә гамәлгә кертелә. Ау ресурсларына дәүләт мониторингы кимендә өч ел рәттән теге яки бу хайван яисә кошның өзлексез кимүен (гомуми саны 50 проценттан күбрәккә кимүне) раслаган очракта гына ауга тыю кертеләчәк.
 
Таксистларның санлы базасы
Такси эшен анализлау системасы эшли башлаячак. Дөрес, әлегә Мәскәү төбәгендә генә. Һәр таксистка, цифрлы системада теркәлеп, уникаль идентификатор (ID) алырга кирәк булачак. Анда таксистның штрафлары, эшләгән сәгатьләре һ.б. тупланып барачак. Система тиешледән артык сәгать эшләүчеләргә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга эшләү мөмкинлеге бирмәячәк. Яңалыкның шәһәр юлларында аварияләр санын киметүгә һәм сервисны яхшыртуга китерүе күздә тотыла.
 
Мәктәп балаларына акча
2 августтан 6-18 яшьлек балаларга, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнү сәбәпле мәктәптә укуларын дәвам итүче 23 яшькә кадәрге инвалидларга 10ар мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирү башлана. Пособиене алу өчен балага 1 сентябрьгә кадәр алты яшь тулырга тиеш. Ә инде үсмергә 3 июльгә кадәр 18 яшь тулган булуы кирәк. Пенсия фонды укучыларга пособие түләү турындагы гаризаларны 1 ноябрьгә чаклы кабул итәчәк. Шул ук вакытта акча быел әле беренче сыйныфка бармаучы алты яшьлек сабыйларга да биреләчәк.
 
ОСАГО өчен техник карау бетерелә
22 августтан ОСАГОны җайга салучы законга төзәтмәләр үз көченә керә. Хәзер автомобиль хуҗаларына мәҗбүри автогражданлык җаваплылыгы полисын алу өчен техосмотр узарга кирәк булмаячак. Ләкин бу техник карауның юкка чыгарылуын аңлатмый. Аны, элеккечә үк, узарга туры киләчәк. 2022 елның 1 мартыннан башлап, ТО узмаган өчен 2 мең сумлык штраф салыначак. Техник карау узганлыкка документның (диагностик картаның) булу-булмавын юллардагы махсус камералар ярдәмендә тикшерү, штрафны тәүлегенә бер тапкыр язу күздә тотыла.
 
Чит ил кешеләренә таныклыклар
Россия территориясендә яшәүче чит ил кешеләренә, 24 августтан башлап, ун елга вакытлыча таныклыклар (шәхесен раслаучы документ) бирелә башлаячак. Документ хуҗасы башка ил гражданлыгын алган яки башка илдә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алган очракта, таныклыгы гамәлдә булудан туктаячак, ә үзе 15 тәүлек эчендә Россиядән чыгып китәргә тиеш булачак.
 
Тавыш рекламасын чикләү
Биналарның түбәләре һәм диварларына урнаштырылган тавыш көчәйтү җайланмалары ярдәмендә тавыш рекламасын таратуны тыю турында закон 25 августтан үз көченә керә. Закон шул рәвешле кешеләрне кирәкмәгән шау-шудан саклауны күздә тота.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 31.07.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»