поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.11.2010 Ир белән хатын

“Иреңне ничек бәхетле итәргә?”

“Әлеге курслар минем гаиләмне таркалудан саклап калды, - дип сүзен башлады яшь студент кыз Илсөя, - мине монда дус кызым йөрергә чакырды. Гаилә курсларына атна саен йөри башлагач, мин гаиләмдә үз урынымны таптым һәм чүт кенә гаиләмне таркатмаган проблеманы чишә алдым.

Бүген чат саен “Ничек бәхетле булырга”, “Ничек уңышка ирешергә”,  “Ничек  карьера ясарга” һәм башкага өйрәтүче тренингларга чакыручы афишаларны күп күрергә мөмкин. Минем  сөйләргә теләгәнем бөтенләй бүтән: ничек бәхетле булырга,  ничек гаилә корырга, ничек гаиләдә үз урыныңны табарга. Нәкъ ике ел элек Гөлфия ханым Гайнетдинова да Казандагы Вишневский урамы, 12 нче йортта урнашкан “Иман энҗесе” мөселман йортында, бу мәсьәләнең бик тә мөһим икәнлеген аңлап, кызларны җыярга уйлаган. Беренче дәрескә үк төрле югары уку йортларында укучы 14 кыз  килгән. Ә ике ел эчендә кызларның саны 70кә җиткән.

“Гөлфия апага мин бик рәхмәтлемен”, - ди Зөлфия. Хәер, әлеге кызлар бөтенесе дә шулай ди – укытучыга төбәлгән тугры күзләреннән бу яхшы күренә. Укытучылары чыгып киткән арада Гөлфия апаны мактап та алдылар: “Ул тәҗрибәле, кешелекле, чын укытучы”. Ә Гөлфия апа үзе моны ишетергә дә теләми: “Сез миңа түгел, Аллаһка рәхмәт әйтегез”.

Гөлфия Әнвәр кызы моңа кадәр 16 ел Мәгариф министрлыгында эшләгән. Шул вакытта ук гаилә мәсьәләләренә багышланган төрле конференцияләр, семинарлар, педагогик укулар үткәрүне оештырырга кирәк була аңа. Бигрәк тә мәшһүр мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнү яшьләрне гаиләгә әзерләүнең никадәр җитди, никадәр актуаль икәнлеген тагын да тирәнрәк аңларга сәбәп була. “Җәвәмигуль кәлим шәрхе” китабын укыгач, хәйран калдым.  Андагы гыйлемне тизрәк яшьләргә җиткерәсем килде. Югары класс укучылары белән әңгәмәләр үткәргәч, аларның гаилә мәсьәләләрен аз белүен, йә бөтенләй бу турыда уйланмауларын аңладым. Чыннан да борчуга төштем. Моны кем аңлатырга тиеш: ата-анамы, укытучымы, дуслармы, әллә ураммы? Конференцияләрнең берсендә бер ел эчендә 8000 никах теркәлгән, аерылышучылар саны 6000 гә җитте дигән мәгълүмат тагын да җитдиерәк уйланырга мәҗбүр итте. Кызганыч, бу сан әллә ни үзгәрмәгән. Быел да сигез айга 20 меңгә якын никах һәм 9 меңнән артык аерылышу теркәлгән. Бу бит язылышучыларның яртысы аерылышып бара дигән сүз. Димәк, гаилә төзү ифрат дәрәҗәдә җаваплы эш, шул сәбәпле ул аерым дәресләрдә өйрәнелергә тиеш. Бер галим  болай ди: “Кулымнан килсә, гаилә корыр өчен аерым укытулар үткәреп, имтихан тапшыртыр идем. Сынауны үтә алмаган  һәм бу эшкә тулысынча әзер булмаганнарга өйләнешергә рөхсәт бирмәс идем.” Әлбәттә,  балаларга мәктәптә үк “гаилә дәресләрен” укыту уңай нәтиҗәләр бирер иде.

Җыен тренинг, өйрәнүләр өчен кесәңнән шактый гына сумма чыгарып саласы булса, монда йөрү өчен акча сорамыйлар икән. Шуның хакында бер ярты сәгать сорарга кыймый утыра идем, Гөлфия апа үзе әйтте. “Бер академик миңа түләүсез әйбернең кадере булмый”, - дигән иде. Минемчә, файдасы бар икән, димәк, барыбер кадерле”.  Дәрескә , көндезге укуларын, эшләрен бетереп, ашыга-ашыга, 20 дән артык кыз килде. Гөлфия апа курска беренче тапкыр килүчеләр белән аралаша: кем ул, кайдан, ни өчен килгән, максатлары нинди... Дәресләрдә, урамда, башка урыннарда күргән-ишеткән мисалларны карап үтәләр, төрле психологик тестлар чишәләр, өй эшләрен тикшерәләр, гаилә турында лекция тыңлыйлар. “Ә берәрсенең шәхси проблемасы булса, без аны дәрестән соң тет-а-тет, ягъни аерым  калып сөйләшәбез”, - ди, укытучы ханым.

Кызларның күбесе яулыктан, әмма араларында әле яңа гына ислам динен өйрәнүчеләре дә байтак. Кызлар үзара бик дус, буш вакытларында бер-берсе белән аралашып, кафеларга, кинога, театр, пикникларга да йөриләр икән. “Урамда бергә һавада  йөрергә  яратабыз, бер тапкыр Зәңгәр күлгә барып кайттык әле”, - ди Айгөл. 

Гөлфия апа киңәшләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

1. Нәрсә ул гаилә?

Гаилә - үзенә бер төрле дәүләт ул. Аның үз президенты, премьер-министры була. Ә өй – ул җирдәге җәннәтебез. Өйдә хатын-кыз хуҗа. Гаиләдә, илдәге кебек үк һәр кешенең үз вазыйфасы бар: президентның үзенеке, премьер-министрның үзенеке. Гаиләнең үз законы, уставы, үз икътисады, теле, социаль мәсьләләре, проблемалары бар. Һәр кеше үз эшен белеп,  җиренә җиткереп башкарганда гына, гаиләдә гармония була.

2. Гаилә кору

Беренчедән, нык иманлы, күркәм холыклы  егетне сайларга кирәк. Икенчедән, авырлыкларга әзер булу мөһим. Гаилә коргач, авырлыкларсыз булмый. Гаилә – ул чиксез диңгез кебек.  Анда адашмас өчен, кулыңда  гыйлем компасы булырга тиеш. Проблема, гадәттә  вак-төякләрдән чыга. Шуларны чишәргә әзер булыгыз.

3. Теорияне каян табарга? Кайдан өйрәнергә?

Коръән Кәримдә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в) хәдисләрендә гаилә мәсьәләләре инәсеннән җебенә кадәр язылган. Укы да, файдалан гына!  Гомумән, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең гаиләсенә мөнәсәбәте безнең өчен югары үрнәк.  Ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында нәрсә генә язмасыннар, нинди психологик китаплар чыгармасыннар – болар барысы Изге Китабыбызда язылганнардан яхшы була алмый.

4. Иреңне ризалат

Гаиләдә иң мөһиме – иреңне ризалату. Аны кайгыртып, карап, күңелен күреп торырга кирәк. Әгәр синең белән ирең риза икән, димәк, Аллаһ та риза. Хатын ире кайтуга ашарга пешергән, өйне рәткә китергән, матур киенгән булырга тиеш. Ир хатынына карап ял итә. Хатын кеше матур сөйләшергә дә, тәмле пешерергә дә һ.б. күп әйберләрне белергә тиеш. Бигрәк тә сабырлык,  юл бирә белү - иң кирәк сыйфат.

5. Татар хатыны

Хатын-кыз чиста, оялчан, тырыш, сабыр, акыллы булырга тиеш. Татар кызларына бу сыйфатлар элек-электән гаиләдә салынган. Һәр халыкның ,әлбәттә, яхшы яклары бар. Әмма үз милләтеңне ярату, аңа хезмәт итү беренче урында торырга тиеш. Чөнки Аллаһ Тәгалә адәм балаларын кавем-кавем итеп, бер-берсе белән сугышыр өчен түгел, ә яхшылыкта ярышыр өчен яраткан. Элек-электән татарларда гаиләгә зур игътибар бирелгән. Бу аның гадәт-йолаларында ук күренә: яучылык, нәсел-нәсәп тикшерү, ярәштерү, киленне, кияүне эш белән сынап карау... Кызганыч, вакыт узу белән алар да югалып килә.

6. Иреңнең туганнары белән яхшы мөгәмәләдә бул

Иреңнең әти-әнисе,  туган-тумачасы  белән уртак тел табу – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бигрәк тә  аның әнисенә игътибарлы, шәфкатьле булу ирең белән араларны җылы тоту өчен аеруча мөһим. Кечкенә генә бүләк тә, ягымлы сүз дә иреңнең йөрәгенә май булып ятачак. Чөнки ир кеше өчен иң зур хак – ана хакын хаклау. Юкка гына “ Җәннәт аналарның аяк астында “ диелмәгән.


Лилия ВӘЛИШ
Матбугат.ру
№ --- | 02.11.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»