поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
27.07.2021 Җәмгыять

Ун ел элек Петербургта Атаулла Баязитовка һәйкәл ачылды

Санкт — Петербург дәүләт университеты көнчыгыш факультеты ишегалды бакчасында моннан ун ел элек Атаулла Баязитовка һәйкәл ачылды.

Кыскача белешмә: Атаулла Баязитов (1841 — 1911) күренекле татар җәмәгать һәм дин эшлеклесе. Русиядә тәүге татар телендә нәшер ителүче «Нур — Свет» гәҗитенә нигез салучы. Чит илләр эшләре министрлыгы каршындагы Азия Төрки телләр департаментында тәрҗемәче һәм көнчыгыш телләр курсында төрек телен укытучы.

Исән чагында ук 1905 елда Баязитовның исеме Брокгауз һәм Эфрон энциклопедиясенә кертелә. Әлеге басмада Атаулла турында дини җәмәгать эшлеклесе, публицист, Русиядәге тәүге татар гәҗитенә нигез салучы, социаль — сәяси хезмәтләр һәм әхлакый мәсьәләләр авторы диелә.

Бары тик, беренче урыс революциясе вакытында гына, Баязитов татар телендә гәҗит нәшер итүгә рөхсәт ала. 1905 елның 2 сентябрендә тәүге милли телдәге «Нур — Свет» гәҗите басылып чыга.

«Нур — Свет» гәҗите мөселманнарның рухи, эшлекле һәм җәмгыять тормышын гына яктыртып калмый, ә Русиядә яшәгән мөселманнарга кагылган рәсми дәүләт кануннары актларын да биреп бара. Кайбер мәкаләләр урыс телендә була.

Төньяк башкалада «Нур — Свет» гәҗите нәшер ителгәннән соң даими матбугат басмалары Казан, Уфа, Мәскәү, Уральск, Ырынбур, Самара һәм илнең башка шәһәрләрендә дә чыга башлый.

Дөрес, татар вакытлы матбугаты төрле авыр чорларны кичергән. Анда эшләүче күренекле каләм осталарын хөкемгә тарттырган вакытлар да булган. Әмма яңадан барысы да үз урынына кайткан. Матбугат һәрчак тормышның уртасында булган, вакытында көнүзәк мәсьәләләрне яктырткан, укучыларга тормышта килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә дә булышкан.

Сүз башым бит, Шүрәле… Атаулла Баязитов һәйкәленә әйләнеп кайтабыз.

Атаулла Баязитовка төньяк башкалада һәйкәл ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

Атаулла Баязитовка куелган һәйкәлне ачу хокукы Татарстан Республикасы Премьер — министр урынбасары Зилә Вәлиевага, шәһәрнең җәмәгать активистлары Шамил Алюшевка, Сәлим Хәсәновка, Санкт — Петербург вице — губернаторы Василий Кичеджа һәм Санкт — Петербург дәүләт университеты проректоры Николай Скворцовка бирелде.

Татарстан Республикасы Президенты указларын Татарстанның Петербургтагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин укып ишеттерде. Лаеклыларга Казаннан бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында сынчы, Атаулла Баязитовка куелган һәйкәл авторы Винера Абдуллина да бар иде.

Тантана азагында Атаулла Баязитов һәйкәленә Татарстан Республикасы, Санкт- Петербург Хөкүмәте, Санкт — Петербург дәүләт университеты һәм төньяк башкаланың татар милли — мәдәни җәмгыятьләре исеменнән чәчәк кәрзиннәре һәм гөлләмәләре салынды.

Тантананы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнзәб Гыйбадуллин алып барды.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 27.07.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»