|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2021 Җәмгыять
Кама Тамагыннан Рита Мөхәммәдиева Юрий Гагаринга 8 литрлы чиләктә аш пешереп ашаткан!Кама Тамагы бистәсендә яшәүче Рита Мөхәммәдиева июль башында 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм табынын үзе әзерләде. Хәер, озак еллар пешекче булып эшләгән хатын-кыз өчен, ничә яшьтә булуына карамастан, якыннарын сыйлау зур эш түгел. Заманында Юрий Гагаринга ризык әзерләгән кешегә юбилей үткәрү нәрсә ул! Рита апаны Кама Тамагында күпләр белә. 33 ел район ашханәсендә эшләү дәверендә, кемнәрне генә сыйламаган ул! Бик ачык, кунакчыл.
Тәҗрибәле пешекче үз йорты белән яши.
Рита ападан Юрий Гагарин белән ничек танышуы турында сораштым. Ни дисәң дә, атаклы космонавт белән очрашу ул еллар өчен гайре бер хәл булган бит!
— 1967 елның июле иде, — ди Рита апа. — Кама Тамагына КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиев җитәкчелегендә зур делегация киләчәк, дип хәбәр иттеләр. Кунакларны Идел ярында каршы алып, тәмле итеп ашатып, озатып җибәрүне безгә — район ашханәсе пешекчеләренә йөкләделәр. Без өч кыз идек.
Атаклы космонавтка Идел елгасында яңа тотылган балыктан уха пешерергә кушалар. Әлбәттә, янына башка тәм-том — камыр ризыклары, какланган каз да әзерләргә кирәк...
Юрий Гагаринны сыйлыйсын белгәч сөендек. Дөньякүләм танылган кешене кайчан күрер идек әле!
Рита апа атаклы космонавт белән очрашуын бер дә онытмый:
— Гагарин Идел ярына су чаңгысында килде. Ә өч кеше катер белән иде. Аларын танымадым, Мәскәү кешеләре булдымы икән? Фикрәт Табиев исә машина белән соңрак килде. Су чаңгысындагы космонавт плавкидан иде. Яр буенда безне — өч хатын-кызны күргәч, каушап калды. Тиз генә катерның каютасына төшеп китте. Без исә артыннан кычкырып калдык:
— Зинһар өчен, космонавт костюмыгызны киегез әле. Андый форманы күргәнебез юк...
Гагарин озак көттерми: формасын киеп, пешекче кызлар янына чыга.
— Костюмын тотып та карадык, — ди Рита апа. — Ул безгә елмаеп карап торды. Бик итагатьле кеше. Зифа буйлы, чибәр. Хәтерлим, сул як кашында яра эзе бар иде. Үзара шаярышып, көлешеп ашадылар.
— Ә бу вакытта читкә киттегезме?
— Әйе, без бит кечкенә кешеләр. Алар янында басып тормадык. Татар хатын-кызларына ир-атлар янында тору килешми.
Сигез литрлы чиләктә пешкән ашны соңыннан кызлар катерның каютасына төшереп куя. Башка күчтәнәчләрне дә пакетларга тутыралар.
Саубуллашканда пешекче кызларга кунаклар:
— Әйдәгез, катерга утыртып, Иделдә әйләндереп киләбез, — диләр. Тик кызлар “юк” дип кырт кисә.
— Без бит татар хатын-кызлары! — ди Рита. — Мин кияүдә, балам бар. Ә миңа ярдәмгә килгән ике кыз кияүдә түгел иде бугай. Тик ир-атлар янына утырып йөрибезме соң? Аллаһ сакласын! Бөтен районга яманатың чыгар!
...Авыр чакларда эшләсәләр дә, тәҗрибәле пешекче үткәнен сагына. Ә бәлки, яшьлегендер...
— Анысы да монысы, талон санап гомер уза иде, — дип искә ала тәҗрибәле пешекче. — Әйе, авыр заманда эшләдек. Хәзерге пешекчеләргә җиңелрәк, мичкә ягасы, су ташыйсы юк. Кайнар су агып тора. Тик менә ул чакта да, хәзер дә пешекчеләрнең хезмәт хакы аз. Бик авыр эш бит, көне буе аяк өстендә...
“Күңеле һаман унсигездә”, — дип нәкъ менә Рита апа кебекләр турында әйтәләр. Ачык йөзле, уңган бу апага чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер телибез. 90 яшьлек юбилеена да шулай кунаклар җыеп сыйларга язсын!
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|