|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2021 Җәмгыять
Паспортта никах турында мөһер кирәкме?Ил хөкүмәте гражданнарның паспортына мәгълүматлар кертү кагыйдәләрен үзгәртте. Бу хактагы карарга премьер-министр Михаил Мишустин кул куйды. Хәзер никахны теркәү һәм таркату, 14 яшькә кадәрге балалар, элекке бирелгән паспорт һәм чит ил паспорты булуы, ИНН, кан төркеме һәм резус-фактор турында штамплар паспорт хуҗасының теләге буенча гына куелачак. Яшәгән урын буенча теркәлү һәм исәптән төшү, шулай ук хәрби бурыч турындагы билгеләр генә мәҗбүри булып кала.
2022 елның 1 июленнән Русия паспортлары 5 көн эчендә әзер булачак.
Әйткәндәй, 20 һәм 45 яшь тулганда алыштырырга тиешле паспортлар 90 көн гамәлдә була ала.
Фото: oreanda.ru
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|