поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.07.2021 Хәвеф-хәтәр

Балык Бистәсендә көчле яңгыр елгаларны агызган: “Дөнья бетә дип торабыз” (ФОТО, ВИДЕО)

20 июль көнне барча мөселманнар Корбан Гаетен билгеләп үтте. Көтеп алынган көн иде ул. Балык Бистәсе районында шул көнне җәй буе яумаган яңгыр да койган. Әби яңгыр тама башласа, “Рәхмәтле тамчылары белән яусын, бәла-каза китермәсен”, дип тели башлый. Олы Солтан авылы халкы теләк теләргә дә өлгермәгәндер...

Кичә, төштән соң бу авылда бик каты яңгыр явып уза. Елгадагы платина чыдамый, аны су агызып китә. Нәтиҗәдә, дистәләгән кешенең бакчасы су астында кала.
 
Кояш кыздыруга да карамастан, авылның су ташкын булып аккан өлешләре әле дә юеш. Ә басу юлы бөтенләй дә кипмәгән иде.
 
- Башта аз гына явып китте. Аннан туктады. Бераздан тагын килде. Кыш көне буран ничек булса, бу да шулай яуды. Күршеләрнең йортлары да күренмәде, хәтта. Бозы да булды. Яшенне күрсәгез сез! “Чыбыркы” яшен, китерә дә бәрә.
 
Без кечкенә вакытларда, күрше авылда бер кыз агып киткән иде. Көтүләр ага иде. Әмма шуннан бирле язын да, җәй дә мондый ташуларның булганын хәтерләмим, - ди шул авылда яшәүче Галимә апа Гарифуллина.
 
 
Кичә дә Олы Солтанга яңгыр көтмәгәндә килгән. Сәгать ярым эчендә бөтен авыл халкын хафага сала ул.
 
- Парникларның ишекләрен ябарга өлгермәдем. Аны җил эчкә каерып керткән. Әле бүген дә рәтли алмадык. Өй алдында чебиләрем бар иде. Аларны да җыеп керә алмадым. Яңгыр агызып китмәсә ярар иде дип куркып утырдым.
 
Бакчадагы карлыган куакларының очы гына күренеп тора иде. Бу гөнаһларыбыз өчендер инде дип, куркып тордык. Тамаша булды! Дөнья бетә дип торабыз, - дип кичерешләре белән уртаклашты Галимә апа.
 
Галимә апаларга әле бәхет елмайган. Ә менә елгага якын яши торган Хәкимә апа Ибраһимоваларның су өенә үк кергән. Без барганда алар кичәге гарасаттан соң өй эчен чистарту белән мәшгуль иде.
 
- Дүртләр тирәсендә булды бу хәл. Котыбыз алынды. Үзебез дә өйдә идек. Су баса башлаганын күргәч, бакчадагы помидорларны җыярга керештем. Хәзер әнә алар та пычрак эчендә утыра. Бакчам бик матур иде, күз дә тиде ахры инде. Өй эчендәге күп нәрсә яраксыз хәзер. Җиһазларны ташларга туры киләчәк. Бер сәгать эчендә бөтен нәрсә бетте. Ургылып-ургылып килде ул, куркыныч итеп. Язгы ташу вакытында да болай булганы булмады. Өебезгә язын да су беркайчан да кермәде, - ди Хәкимә апа.
 
 
Өй тирәли салган яңа фундаментка кадәр зыян килеп, йортны бер якка авыштырган. Өй эчендә дә хәлләр шәптән түгел. 2-3 сәгать торган 30-40 см биеклектәге су идәннәрне күтәргән, хәтта. Бу аның әти-әнисенең нигезе. Әмма кызы туган йортын ташламый, карап тора икән.
 
- Әтием Бөек Ватан сугышы инвалиды, бер кулы юк иде. Үлгәндә, васыять итеп калдырды. Өйне сатмагыз да, сүтмәгез дә, диде. Мин аның сүзеннән чыгарга куркам. Ноябрьдә Казанга китәм, апрельдә кире кайтам. Өйне ташлыйсым, әти сүзеннән чыгасым килми. Монда минем әтием торган, бабам торган. Аларның васыяте итеп мин кайтып йөрим. Беренче тапкыр шундый хәлдә калдык, - ди Хәкимә апа.
 
Бәхеткә, өйләре дә, мунчалары да иминиятләштерелгән булган. Мунчаның да идәннәрен су урыныннан кузгаткан. Анда тора торган кер юу машинасын бөтенләй әйләндереп ташлаган.
 
Хәкимә апа фаразларынча, платина китүдә көчле яңгыр гына түгел, ә кондызларның күплеге дә сәбәпче булуы ихтимал.
 
Яңгыр Олы Солтаннан ерак түгел урнашкан Шитнәү -Чирмешән авылында яшәүчеләрне дә читләтеп узмаган. Анда да бакчалары су астында калучылар бар. 
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.07.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»