|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2021 Җәмгыять
"Белеп торсак та...": Миләүшә Сибгатуллинаның әтисе вафатМиләүшә Сибгатуллинаның гаиләсендә авыр кайгы. Танылган алып баручының әтисе бакыйлыкка күчкән. Бу хакта уртаклашып, ул болай дип хатирәләрен яңарта: "Мишәгә казлар ашатырга төшәбез... Мин әтинең киң, җылы күкрәгенә аркамны терәп барам. Велосипедның алдагы рамасына, йомшак җирне авырттырмасын дип, әти джемперын урап куйган. Җәйге талгын җил, чәчне туздыра, муенны кытыклый... тургайлар сайрый. Рәхәт! Велосипед педале келтерәгән уңайга, әти җай гына сөйли...
-Күрәсеңме, күктә бер нокта эленеп тора!
Тилгән ул.Канатларын какмыйча 20 минут шулай "эленеп" тора ала. Аннан йомран малае очрый, я куян кызы... Барсы турында да белә әти! Тәмләп, тәфсилләп сөйли.
Тарих бабай...
Мәгариф отличнигы...
Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллим. Минем өчен дөньядагы иң кадерле кеше - әти!
Алыштыргысыз авторитет!
Әтигә ошаган бер ир-ат та очрата алганым булмады, булыр дип ышанмыйм да!
Əтисез ямансу. Белеп торсак та, каһәр суккан ул чир белән өч ел көрәшсәк тә... Барыбер ямансу", - ди Миләүшә Сибгатуллина.
--- |
Иң күп укылган
|