поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
15.07.2021 Авыл

Мәҗит Галләмов: "Чын бал икән, куркасы юк - еллар буе саклана"

Лениногорск районы Керкәле авылында гомер итүче Мәҗит Галләмов озак еллардан бирле фермерлык белән шөгыльләнә. Аның 45 гектарга якын җире, 20 оя умартасы, 50 ләп сарыгы бар. Техникасы да үзенеке. Ел буе ялсыз эшли.

— Фермер гына түгел, гомумән, авыл кешесе ел әйләнәсе ялсыз эшли, — ди Мәҗит абый. — Сыер, бозауларың, бакчаң булса, көн саен карыйсы, печән чабасы, көтү көтәсе. Берсе дә иртәгә дип калдыра торган эш түгел. Без шуңа ияләшкән. Хәзер эшсез тора да алмыйбыз.
 
Мәҗит абыйның 45 гектар җирендә печән чәчелгән. Люцерна, эспарцет, костер — барысын да үстерә.
— Печәннең төрлесен чәчтек. Безнең тирәдә яңгыр яугалады. Печән чыгышын начар дип булмый, — ди Мәҗит абый. — Печән чабарга, җыярга техникам бар. Әмма бер трактор белән генә өлгереп булмый. Шуңа тагын иске трактор җыям. Монысы “МТЗ-80” булачак. Эшләрне үзебез алып барабыз. Олы улым ярдәм итә.
Мәҗит абый белән Дания апа өч бала тәрбияләп үстергән. Ике оныклары бар. Бер уллары — студент, кызлары кияүдә. Гаиләсе белән Лениногорск шәһәрендә яши. 14 яшьлек төпчек уллары яннарында.
 
 
Мәҗит абыйның сарыклары “Романовский” токымыннан.
— Сарыкларны берничә ел элек күпләп асрый башладык. Бүген алар 50 баш тирәсе, биш-алтысы гына гади токым. “Романовский”га өстенлек бирүемнең сәбәбе: бердән, бәрәнне күп китерә, икенчедән, ите артык майлы түгел, тәмле. Корбан бәйрәменә заказ бирәләр. Сарыкларның күбесен шунда урнаштырабыз. Кайчак танышлар шашлык ясап сатарга күпләп сорый, — ди Мәҗит абый. — Сарык йонын туган-тумача белән алабыз. Элек Кукмара киез итек фабрикасыннан килеп алып китәләр иде. Хәзер сораучы бик күренми. Сарыклардан тыш ике сыер, бозаулар бар. Сөтне 18 сумга җыялар, 17 сумга төшәргә тора, диделәр. Сыерларны көтүгә куабыз, чират белән көтәбез.
 
Мәҗит абый умартачылык белән 1990 елдан бирле шөгыльләнә. Хуҗалыгында 20 оя умарта бар. Бал кортларын өй янындагы бакчада тота.
— Былтыр Мамадыш районыннан бал кортлары алып кайттым. Кышны яхшы чыктылар. Чөнки урыннарын әйбәтләп җылытып, ашарга күп итеп бал куеп калдырган идем. Балны жәлләмәскә кирәк, — ди Мәҗит абый. — Августта бал уңышын җыя башлыйбыз. Быел безнең тирәгә көнбагыш чәчтеләр. Кортлар балны сукыр кычытканнан, үзебезнең кырда чәчәк аткан эспарцеттан җыя. Ит, бал җитештерү — бер мәсьәлә. Физик яктан бик үк җиңел эш булмаса да, ничек тә тырышабыз, зарланмыйбыз. Менә урнаштыруы... Инде ничә ел рәттән бал бәясе артмый. Кемнәрдер шикәр комы ашатып җитештергән сыйфатсыз балын да шул хакка урнаштыра. Ә без кортларга чиста бал бирәбез. Әмма башкалар куйган бәядән сатарга туры килә... Ярминкәләргә баргалыйбыз, таныш-белеш ала. Кайчак сатылып бетмәскә мөмкин. Әгәр чын бал икән, куркасы юк, ул еллар буе яхшы саклана, берни булмый. Шикәр кушып җитештергәндә, тиз бозыла. Бал икмәге (перга), тома балавыз да кулланабыз. Медицина спиртында тотып, төнәтмә ясыйбыз. Тамак авыртканда, йөткергәндә булыша.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 15.07.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»