поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
05.07.2021 Шоу-бизнес

Рәнис Габбазов: Туган авылымда мәчет салырга хыялланам

Җырчы Рәнис Габбазов — Ульян өлкәсеннән. Үзен белгәннән бирле җырлый. Күп конкурслар лауреаты ул. Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальдә яшь башкаручылар конкурсында җиңеп, машина отканын да хәтерлибез.

Рәнис — гаиләдә бердәнбер бала. Әтисе Рәис — Буа районының Яңа Шәйморза авылыннан, әнисе Гүзәлия — Караганда өлкәсеннән. Җырга мәхәббәт мәрхүмә әбисе Җиһаннан килә. Ул заманында “Идел моңнары” ансамбле солисты булган. “Әби моңлы җырларны матур итеп суза иде”, — ди Рәнис. Үзе дә сәнгать юлын сайлый. Казан дәүләт мәдәният институтында укыганда булачак хатыны Гөлия белән таныша.

 
— Рәнис, Гөлия белән иҗат буенча электән таныш булгансыз. Ә очрашу ничегрәк башланды?
 
— Гөлия белән институтта танышкач, башта дуслар булып йөрдек. Сабыр, акыллы кыз. Игътибарымны җәлеп итте. Аннары мөнәсәбәтләр мәхәббәткә әйләнде. Тәүге тапкыр институт буфетында аңа шоколад алып биргәнемне искә төшереп, әле дә көлешәбез. 2014 елда очраша башладык. Башта сер итеп сакладык. 2017 елда өйләнештек.
 
— Туегыздан бер мизгел аеруча истә калды: чәчәк бәйләмнәре урынына кунаклардан йомшак уенчыклар китертү һәм аларны балалар йортларына тапшыру. Бу кем идеясе?
 
— Моны әни тәкъдим итте. Безгә ошады. Балаларга аз булса да булышасыбыз, аларны сөендерәсебез килде. Кунаклар да хуплады. Бүләккә уенчыклар күп җыелды. Аларны балалар йортына илттек.
 
Габбазовлар гаиләсе Биектау районының Калинино авылында яши. Шунда йорт төзеп чыктылар. Рәнис Казанга йөреп эшли.
 
— Төзелеш эше җайга салынамы, Рәнис?
 
— Йорт эше бетми ул. Һаман нәрсәдер ясарга, үзгәртергә кирәк. Әле мунчабыз юк. Әкренләп тырышабыз. Бу җәйдә тагын берәр нәрсә төзербез дип торабыз.
 
— Бакчада ниләр үстерәсез? Бәрәңге утыртасызмы?
 
— Бәрәңге утыртмыйбыз. Анысын Ульянда әти-әни үстерә, барыбызга да җитә. Үз бакчабызда помидор, кыяр үсә, яшел тәмләткечләр бар.
 
— “Карьерам җайга салынгач, туган авылымда мәчет төзүдә катнашасым, шушы изге ниятемне тормышка ашырасым килә”, — дигән идең. Ишеевкада мәчет бармы?
 
— Бистәбездә мәчет бар. Шулай да туып-үскән ягыма үземнән өлеш кертәсем килә, мәчет төзү ниятем бар. Шундый хыял белән яшим.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 05.07.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»