поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.10.2010 Шоу-бизнес

«Үз эшемне эшлим, башкаларныкына катышмыйм»

Популяр ди-джей, тапшырулар һәм концертлар алып баручы, тамада һәм... Ләйсән Гыймаеваның хәләле. Үзе белән күрешкәнче, Булат БӘЙРӘМОВ турында әнә шуларны белә идем. Әмма... бар серне дә ачып бетермим. Булатның әле без белеп бетермәгән башка һөнәрләре һәм эшләре турында язманы укып танышырсыз.

– Булат, син «Татар радиосы»нда эфирга чыгучы беренче кеше. Бер урында тугыз ел эшләү ялыктырмадымы әле?

 

– Ялыктырмадымы дип... Вакыт-вакыт булгалый инде, эфирдан ял итәр өчен отпуск бар бит. Элек эш сәгатьләрем күбрәк иде, хәзер ул дәрәҗәдә үк алырга тырышмыйм. Мондый режим белән эшләгәндә үземә күбрәк вакыт кала. Өсте-өстенә эш алып, карьера баскычы буйлап өскә күтәрелергә дә мөмкин булыр иде. Әмма мин бервакытта да аңа омтылмадым. Дөресен генә әйткәндә, гомумән, бу өлкә буенча эшләп китәрмен дип уйламаган идем.

 

– Син карьерист түгел инде алайса?

 

– Юк, әмма акрын гына барыбер үз дигәнемә ирешәм.

 

– Ди-джейлар арасында көндәшлек бармы?

 

– Белмим... Радиода һәр ди-джейның үз тыңлаучысы була. Нәрсәгә көнләшергә инде? Мин үзем дә андый түгелмен. Интригаларда да катнашмыйм. Күп очракта радиодагы яңалыкларны иң ахырдан мин беләм. Үземә бирелгәнне эшлим, ә башкаларныкына катышмыйм. Кеше рәнҗетүдән, яла ягудан бик куркам. Чөнки аның кайчан да булса барыбер әйләнеп кайтасын беләм.

 

– Мәзәк, шаян сүзләр эзләп күршең кесәсенә керә торган кешегә охшамагансың. Юмор хисең дә сөбханалла бугай. Ялгышмыйммы?

 

– (Көлә.) Дөрестән дә, мин тормышка юмор белән карыйм. Каршылыкларны булдырмаска, борып җибәрергә тырышам. Тыңлаучыларым да 20-55 яшьлекләрдер дип уйлыйм. Һәрхәлдә, минем формат әби-бабайлар өчен түгел. Озаклап, төптән уйларга яратмыйм. Күп очракта хисләр дә өстенлек итәргә мөмкин. Хыялланырга да яратам. Эш мәсьәләсенә килгәндә, курыкмыйча төрле эшкә тотына алам. Башкарып чыгаммы, юкмы, әмма үземнең ихтыяҗны канәгатьләндерер өчен эшләп, булдырып карыйм. Мин бит заманында газета да чыгарып караган идем (Көлә).

 

– Менә монысы кызык! Тулырак итеп сөйлә әле?

 

– (Көлә.) Ике-өч ел элек булган иде бу хәлләр. Ничек икән ул, кешеләр юкка гына чыгармыйдыр, бәлки, табыш китерәдер, дип, беләсем килеп тотындым. (Көлә.) Ирләр өчен һәм хатын-кызлар өчен иде ул газеталар. Берсен ярты ел гына чыгардым. Ялгызыңа авыр икән. Ниндидер табыш керсен өчен шул эшкә баштанаяк чумарга, шуның белән генә янып-көеп йөрергә кирәк. Кыскасы, газета чыгаручыларның эшен белдем, күрдем, абунәчеләр җыйдым, Ходай сабырлык бирсен аларга...

 

– «Кәеф ничек?» тапшыруы әлегә Гөлназ белән икегезгә калды, ахрысы. Форсаттан файдаланып, күптән кызыксындырган соравымны бирим әле: тапшыруда укыган текстларны үзегез язасызмы?

 

– Элек мин аны үзем генә яздым. Гөлназ килгәч, бу эшкә ул да алынды. Җырчыларга да без язып бирә идек. Хәзер Гөлназ – үзенә, мин үземә язам.

 

– Булат, «Барс-медиа» җырчылары белән бергә рус хитларын татарча башкарып йөргән вакытларыгызны да хәтерлим. «НТВ», «Рен-ТВ» телеканалларының журналистлары килеп, бу хакта сюжетлар да төшереп киткәннәр иде әле.

 

– Хәзер андый җырлар башкарган юк. Кызык өчен эшләнгән эш иде инде ул. Гомумән, үземне бервакытта да җырчы дип санамадым һәм санамаячакмын да. Вокал мөмкинлегем аның кадәр югары дәрәҗәдә түгел. Шулай да язмыш синең алдыңа эшләмим дигән эшне дә китереп куярга мөмкин бит.

 

– Тамашачы белеп бетермәгән тагын нинди һөнәрләрең бар?

 

– Артистларга кагылышлы шаян такмаклар, такмазалар, дүртьюллыклар язгалыйм. Килеп чыга шикелле. Әмма җитди әйберләр, шигырьләр язарга алынмыйм.     

 

– Без сине Ләйсәннең берничә җырына төшерелгән клипта да күрдек. Соңгы эшегез – «Җаныкаем-җанашым» җырына төшерелгән клипны да тамашачы яратып кабул итте.

 

– Ләйсәннең «Яшьлегем чишмәләре», «Җидегән йолдыз» клипларын төшергәч, «Нишләп Булат үзе уйнамый?» дип сораучылар булды. Әйтәм бит, мин андыйга омтылмадым. «Синең эш» клибына кызыклы сценарий язабыз, син аңа туры киләсең, диделәр. Мин фотогеничный түгел, дип каршы килеп караган идем, ахыр чиктә кызыклы сюжетны уйный алам бит, дип ризалаштым. «Рәхмәт сиңа» җырына клипны Ләйсән бәби табарга киткәнче төшердек. Булгач булгач, өч булсын, дип, икебез бергә җырлый торган «Җаныкаем-җанашым» җырына да клип төшердек. Берничә вариант тәкъдим иткәннәр иде, безгә бер режиссерның идеясе күбрәк ошады. Гади булса да, үзенчәлекле, истә кала торган клип килеп чыкты.

 

– Анысында кызыгыз Таңсылу да төште. Камера каршында югалып калмадымы соң?

 

– Аңа әйт кенә! Өйдә дә микрофон тотып җырлап йөри ул. Музыкаль сәләте булса да, сәхнәнең нәрсә икәнен белгәч, кызыбызны мәҗбүриләп музыкага йөртәсебез килми. Әлегә нәфис гимнастикага бирдек. Сүз уңаеннан, иртәгә аңа 5 яшь тула. Кечкенәсенә 1 яшь тә ике ай.

 

– Булат, сине әңгәмәгә чакырганда бары тик үзең, эшең турында гына сөйләшербез дип уйлаган идем. Әмма сүз үзеннән-үзе кызларыңа, Ләйсәнгә барып тоташа. Хатының гастрольләргә киткәндә балаларны үзең алып каласыңдыр, әйеме?

 

– Рәхәтләнеп. Шулай да күбесенчә бергәләп йөрергә туры килә. Андый очракларда әбиләре белән калалар иде, хәзер бала караучы ялладык.

 

– Популяр җырчының ире булу авырмы, Булат?

 

– Әллә киресенчә, «Танылган ди-джейның хатыны булу җиңелме?» – дияргәме? (Көлешәбез.)

 

– Шуннан сорау туа: күбрәк кайсысын ишетергә туры килә – Б.Бәйрәмовның хатыны – Л.Гыймаева, дипме, әллә Л.Гыймаеваның ире – Б.Бәйрәмов, дипме?

 

– Төрлечә әйтәләр, дөресен генә әйткәндә, без аңа бер дә игътибар итмибез. Мин радиога Ләйсән эстрадага чыкканчы ук урнашкан идем. Аны үзем «Барс-медиа»га алып килдем.

 

– Булат, Ләйсәннең кайсы сыйфатлары күңелеңә якын?

 

– Ул гайбәт сөйләргә, яманларга, интригаларда катнашырга, ясалмалылыкны яратмый. Үз эшен эшли, ә кеше эшенә катышмый. Үзе дә шәхси тормышына тигәннәрне җене сөйми, үз территориясенә кертергә яратмый. Балаларга дөрес тәрбия бирүе ошый.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»