поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.06.2021 Киңәш-табыш

Үз бакчаңда татлы карбыз үстерү серләре

Апас районы Олы Болгаер авылында яшәүче Юлия Заһретдинова тик утырырга яратмый. Бакчасыннан мул уңыш ала, өендә гөлләр үстерә, кул эшләренә дә оста — йон оекбаш, бияләй, башмак бәйли. Юлия апа кечкенәдән үк спортны да үз итә. Чаңгыда шуып, бәйгеләрдә җиңүләр яулый.
Юлия Заһретдинова бакчачылык белән күптәннән шөгыльләнә.

— Туфрак — югары, мул уңыш алуның төп нигезе. Иң элек аны орлыкларны чәчәр алдыннан барлык шартын китереп әзерлим. Көз көне үк туфракны казып алып, тартмага салып, кар астында калдырам. Туфрак өшергә тиеш. Чәчәр вакыт җиткәндә аны алып кереп эретәм. Туфрак җылынгач, иләк аша үткәрәм. Шулай иткәндә чүп-чар савытка керми, — ди һәвәскәр бакчачы.

Юлия апаның помидор үстерүдә дә үз серләре бар.

— Узган ел тәҗрибә үткәрдем. Үсентеләрне өйдән парникка чыгармадым. 1 майда ачык җиргә 17 чокыр ясап, һәрберсенә 1 әр чиләк кайнар су салдым. Балчык суынгач, помидорларны утырттым һәм таяк бәйләп, махсус тукыма (спанбонд) белән капладым. Ике башын томаладым. 2 атна дәвамында ачмадым. Бу вакытта помидорларым зур булып үскән иде. Иртә өлгерде, уңышы күп булды, авырмады да. Үсентеләр күчергән саен чирли бит. Быел да шулай иттем, — ди ул.
 
 
Юлия апа күп яшелчә: кишер, чөгендер, суган, кәбестә, ташкабак, патиссон үстерә. Кабаклары мул уңыш бирә, карбызлары баллы булып өлгерә.
— Карбыз үсентеләрен өйдә үстермим. Орлыкны май башында җиргә чәчеп, пленка белән каплыйм. Күчереп утыртканда, төп саен ком салып калдырам. Карбызлар ел саен өлгерә. Кишер үсентеләрен икенче тапкыр сирәкләгәннән соң, 1 чиләк суга 3 г марганцовка һәм 2-3 г бор кислотасы салып эреткән катнашманы сибәм. Ул 3-4 кв. метр мәйданга җитә, — ди ул.
 
Юлия апаның яшелчә үстерү серләре гади һәм сыналган.
 
— Яшь кычытканны, чүп үләннәрен савытка тутырам, өстенә су салып, озак кына әчетәм. Аннан 2 атна саен помидор төбенә шул суны сибәм. Суган кабыгы суы да бик файдалы. 3 литрлы банканың яртысына суган кабыгы тутырам, су салам, капкач ябып, 4 көн кояшта тотам. Аннан сөзеп алам һәм 2 атна саен сибәм. Ул помидорны фитофтороздан саклый, — диде ул. Гөлләре дә шаулап үсә, матур чәчәкләре белән сөендерә.
 

Ләйлә ШИҺАБИЕВА
Ирек мәйданы
№ --- | 16.06.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»