|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.06.2021 Икътисад
Ай саен 10 мең: балаларга гына түгел, һәр кешегә?Дәүләт Думасының “Гадел Россия” партиясе ай саен Россия гражданнарына 10 ар мең сум күләмендә акча бирергә тәкъдим итте. Партия санаулары буенча, ай саен 18 трлн сум акча кирәк булачак. Түләүләрне балаларга бирүдән башларга дигән фикер дә бар. Әмма... Хисап палатасы җитәкчесе Алексей Кудрин моны бөтенләй үк хуплап бетерми. Киләчәктә бу мөмкин эш, тик хәзер әлегә чынга ашырырлык түгел дип саный ул.
Илдә 20 миллион бала дип исәпләсәк, 10 мең сумнан да аена 200 млрд сум таләп ителәчәк. Бу казнаның якынча 1/8 өлеше һәм әлегә бюджет мондый чыгымнарга әзер түгел, ди икътисадчылар да.
Билгеле булганча Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында мәктәп яшендәге һәм быел парта артына тәүге тапкыр утырырга җыена торган балаларга унар мең сум акча бирергә вәгъдә итте. “Әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерли алырга тиеш”, - дигән иде Путин.
--- |
Иң күп укылган
|