|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2021 Җәмгыять
39 яшендә унберенче тапкыр әни булган (ФОТО)Подмосковьеда яшәүче 39 яшьлек хатын унберенче тапкыр әни булган. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. Хатын 2990 грамм авырлыктагы кыз бала тапкан. Әниләренең бәби табу йортыннан чыгуына 10 абый-сеңелләре килгән. Күп балалы ананың иң зур баласына 19 яшь.
Ханым 11 баласын да бер роддомда тапкан. Әлеге кызын ул өзелгүләрсез тапкан, ананың да, баланың да сәламәтлекләре канәгатьләнерлек.
Олы баласына 19 яшь булгач, уртача әйткәндә дә соңгы 20 елда бу батыр хатын 2 елга бер бала тапкан булып чыга. Афәриннән башка сүз юк. Балаларга һәм ата-анага сәламәтлек телибез.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|