|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2021 Бәйге
«ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесенең беренче җиңүчеләре билгелеТатарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы «Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесе игълан иткән иде. Бәйге ай саен үткәрелә. Май ае җиңүчеләре, ниһаять, билгеле булды. Май аенда «Тәэсир» бәйгесенә 49 автордан 97 видеоролик килде. География бик киң: Татарстан шәһәр һәм районнары, Удмуртия, Санкт-Петербург, Новокузнецк, Казахстан һ.б. һ.б. Эшләр арасында төрле жанрлар һәм юнәлешләр бар: блог өчен аягөсте төшерелгән видео, коммерцияле реклама, мәктәптәге чара өчен төшерелгән ролик, 9 майга эшләнгән иҗат җимеше, мини документаль фильмнар, язучылар турында төшерелгән видеолар, юмористик вайннар...
Бәйгегә килгән роликларны профессионал жюри карады. Ул видео җитештерү өлкәсендә зур тәҗрибәсе һәм осталыгы булган шәхесләрдән тора. Менә алар:
- Илшат Рәхимбай, кинорежиссер, видеограф
- Нурания Җамали, татар фильмнары һәм сериаллары авторы
- Альберт Шакиров, ТНВ каналында «Юлчы» проектының җитәкчесе
- Марсель Мәхмүтов, режиссер, видеограф
- Илдар Муллин, видеограф, клипмейкер
Жюри утырышыннан соң төшкән фото
Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнә:
«Профессионаллар» (акчалата бүләк – 70 000 сум)
«Һәвәскәрләр» (3 приз – һәркайсы 10 000 сум).
Бәйгенең бөтен шартлары Bayge.tatar cайтында.
Ниһаять, май ае җиңүчеләрен игълан итәргә вакыт җитте.
Менә алар. Котлыйбыз үзләрен:
«Профессионаллар» номинациясендә җиңүче (акчалата бүләк – 70 000 сум):
Зөлфия Әшрапова, Түбән Кама
Видеоролик: https://youtu.be/wGH61hlL7Sc
«Һәвәскәрләр» номинациясендә җиңүчеләр (3 приз – һәркайсы 10 000 сум):
1) Гүзәл Габидуллина, Казан
2) Айгөл Абдрахманова, “Ялкын” журналы, Казан
Видеоролик: https://www.youtube.com/watch?v=ebGOs4Y0-bU
3) Илнур Латыйпов, Новокузнецк
Видеоролик: https://www.youtube.com/watch?v=W_cx-ImNzVM
--- |
Иң күп укылган
|