поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
20.05.2021 Җәмгыять

Питрау бәйрәме КАЙЧАН һәм КАЙДА узачак

Сабантуйлар белән беррәтән быел Татарстанда керәшеннәрнең Питрау бәйрәме дә узачак. Ул, гадәттәгечә, Мамадыш районы Җөри авылында 17 июльдә үтәчәк.

Җөридәге Питрау бәйрәмендә ике “Кряшен Чибяре” сайлаячакбыз, дип яза район газетасы.

 
Аларның берсе – Татарстан күләмендәге “Кряшен Чибяре”, ә икенчесе Мамадыш муниципаль районының “Кряшен Чибяре” булачак
 
“Кряшен Чибяре” конкурсында, гаилә хәленә бәйсез рәвештә,  16-26 яшьлек кызлар катнаша. Бу конкурс, елның-елында, республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Мамадыш муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан оештырыла.
 
 “Кряшен Чибяре” конкурсын уздыруның максаты – яшьләрне үз телебездә аралаштыру; этник культураның бай мирасы белән якыннан таныштыру; яшьләрнең керәшен гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнеп, аларны киләчәктә дә саклауларына ирешү; төбәкләрдәге керәшеннәр арасында ныклы элемтә булдыру.
 
Аның икенче этабын 3-4 июльдә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында  (Павлюхин ур., 57 нче йорты)  уздыру планлаштырыла.
 
Конкурсның өченче йомгаклау этабы 17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы “Питрау-2021”-“Кряшен чибяре” мәйданында булачак. Бу конкурста катнашучылар керәшен милли киеменнән булырга, үзгә итеп салынган ипи һәм үз нәсел тамгалары чигелгән рушник алып килергә тиешләр.
 
Финалда жюри конкурсантларның дефиле, видеовизитка, җыр һәм бию буенча осталыкларын бәяләячәк (“плюсовая” фонограмма куллану тыела). Шулай ук, “Кряшен Чибяре” булырга теләүчеләрнең видеодагы сюжет буенча керәшен йолаларының кайсысы күрсәтелүен әйтеп, шул йола турында сөйли белүләренә дә игътибар биреләчәк.  Бу соңгы этапның “Туган тел үзенчәлекләре”нә багышланган интеллектуаль турында конкурсантларның зирәклеге, үз телебезне ни дәрәҗәдә белүләре дә ачыкланачак.
 
Конкурска нәтиҗә ясалып, “Кряшен Чибяре” титулына кемнәр ия булганы игълан ителәчәк. Аларның берсе – Татарстан күләмендәге “Кряшен Чибяре”, ә икенчесе – Мамадыш муниципаль районының “Кряшен Чибяре”. Аларның икесенә дә күчмә таҗ-корона, җиңүче дипломы һәм акчалата премия тапшырылачак. Икенче, өченче урынны алучы чибәрләрне дә махсус диплом, акчалата премия көтә. Башка номинацияләрдә җиңгән конкурсантларга да диплом һәм махсус бүләкләр биреләчәк. Соңыннан “Кряшен Чибяре” конкурсы гимны башкарылачак.
Фото: Марсель Имамов
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.05.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»