поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.05.2021 Җәмгыять

Вахтер Тәскирә Әхмәдуллина: «Аталар, үтерәләр дип кычкырдым. Бикләнегез дидем»

175 гимназиядәге атыш вакытында вәхши егет белән беренчеләрдән очрашкан 54 яшьлек Тәскирә ханым бүген дә әнә шушы сүзләрне кабатлый. Илназ Галәвиев аңа зыян салмаса да, стресс аркасында моннан берничә ел элек кичергән авыруы баш калкыткан. Ул умырткалыгына операция ясаткан булган.

Без Тәскирә апаның хәлен белештек. Әлегә ул хастаханә юлын таптый.
 
– Безне террорга каршы атналык бара дип кисәтеп, өйрәтеп куйганнар иде. Мин аны күрүгә үк начар кеше икәнен белдем. Карадан киенгән, кара битлектән, кулында мылтык. Кычкырасым, кисәтәсем килде. Ничек кенә балаларны коткарырга дигән уй белән яна башладым. Килеп керүгә Мулланур абыйга аткач, мин тизрәк хәвеф төмәсенә бастым. Илназ башка якка киткәч, мин башта беренче каттагыларны кисәттем. Аннары икенче катка күтәрелдем. Укытучыларга әйттем. Аталар, үтерәләр дип кычкырдым. Бикләнегез дидем. Шуннан соң директор тавыш көчәйткеч аша бөтен мәктәпне кисәтте. Мин исә, кире төшеп тагын төймәгә бастым. Аннары инде урамга чыгып кычкырдым. Бу фаҗигадә безнең укытучылар бик зур батырлык күрсәтте. Алар югалып калмады. Сабыйларны тынчландырып тордылар. Мең рәхмәт үзләренә, – ди Тәскирә ханым.
 
– Әниембез белән горурланабыз. Ул зур батырлык эшләгән. Югалып калмаган. Үзен түгел, башкаларны уйлаган. Берәү булса, качар иде дә бит. Хәзер әнием йоклый алмый тилмерә. Төннәрен саташа. Балаларны коткарыгыз дип кычкыра. Әнинең вахтер булып эшләвенә август аенда 5 ел буласы иде, – ди Гүзәлия. – Әнинең әлегә журналистлар белән аралашасы килми. Хәле дә җиңел түгел. Ул һаман шок хәлендә. Стресс кичерә. Без аны саклап кына торабыз. Авыруы көчәйгәч, хәле тагын да авырлашты. Миңа социаль челтәрләрдә күп язалар. Әнием хакында матур сүзләр язган һәркмегә сезнең аша рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
 
Тәскирә ханым – Буа кызы. Ире Мөнир исә Апасныкы икән. Алар бергә матур тормыш корып, ике бала, Гүзәлия белән Ленарны буй җиткергәннәр.
 
Ленар белән бер сыйныфта балалары укыган әти-әниләр Тәскирә ханымның электән үк бик тырыш, батыр йөрәкле, кешеләргә ярдәмгә атлыгып торуын әйтәләр. Ул күп еллар мәктәптә ата-аналар комитетын җитәкләгән, балалар өчен җаны-тәне белән тырышып йөргән. Изге күңеле менә бу фаҗигадә дә күпме гомерләрне сакларга ярдәм иткән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.05.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»