|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2021 Җәмгыять
Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете 175нче мәктәптә үлгәннәр рухына дога кылып башландыТатарстан мәчетләрендә Ураза гаете 175нче мәктәптә үлгәннәр рухына һәм яраланганнарга дога кылып башланды. «Канкойгыч атышта балаларын югалткан әти-әниләрнең кайгыларын уртаклашучы, җәрәхәтләр алган балаларга Раббыбыздан шифа сораучы, Рамазан аен боегып озатучы, Уразаны яратып каршы алучы дин кардәшләрем, сезне сәламлим», дип мөрәҗәгать итте мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетенә җыелган мөселаннарга.
Мөфти әйтүенчә, татар булган җирдә хәтәр бар дигән сүз дөрес түгел. «Алай түгел, татар булган җирдә хөрмәт бар», – диде ул.
«Татарлар гомер-гомергә иманлы, сабыр, әдәпле, тырыш, гыйлемле, ихтирам күрсәтә белгән халык булган. Үзләре артыннан башка халыкларны да ияртә алган, динне дә тарата белгән, — диде хәзрәт вәгазендә.
Диннәр арасында татулыкны да күркәм холыктан килгәнлеген әйтте ул. Вәгазьдән соң бәйрәм намазы укылды.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте:
"Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр — Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Бу мөкатдәс көннәрдә мөселманнар ихлас догада булдылар, Аллаһ Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылдылар.
Изге Рамазан аенда Аллаһның чиксез рәхмәте белән рухи һәм дөньяви тормышта күркәм юл күрсәтүче Коръән Кәрим иңдерелде, ул хакыйкатьне ялганнан, пакь җанлы адәмнәрне гөнаһлылардан, чын гыйлемне ялгыштан аерырга ярдәм итә. Дөньядагы миллионлаган мөэмин юмартлыгы, бихисап нигъмәтләре, кешеләргә гомер, акыл, сәләт биргәне өчен Раббыны данлый, аңа мәдхия укый.
Ураза бәйрәмен уздыру традицияләре мөселманнарның тынычлыкка, тәкъвалыкка, шәфкать һәм гаделлеккә омтылуларын бик ачык чагылдыра. Мөселманнар Хак Тәгаләне риясыз олылау һәм диндәшләрен «Ураза гаете мөбарәк булсын!» дигән сүзләр белән тәбрикләү өчен мәчетләргә җыела. Мохтаҗларга ярдәм итү, нечкә тәэсирле вәгазь һәм дустанә мөнәсәбәт — болар барысы да гаетнең аерылгысыз хасиятләре.
Кызганычка каршы, Рамазанның соңгы көннәрендә Казанда коточкыч җинаять кылынды. Бу фаҗигадә гөнаһсыз укучы балалар һәм мәктәп хезмәткәрләренең гомере өзелде. Православие динен һәм башка диннәрне тотучылар белән беррәттән, республика мөселманнары әрнүле, хәсрәтле көннәр кичерә, һәлак булганнарның рухлары тынычлыгына багышлап догалар кыла, яралыларның тизрәк савыгуын сорап Аллаһка сыгына. Авыр кайгы татарстанлыларның бердәмлеген тагын да ныгытыр һәм мондый аяныч хәлләр кабатланмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез дип ышанам.
Кадерле дуслар, быел республика мөселманнары тормышында гаять әһәмиятле берничә вакыйга булды. Шуларның иң күренеклесе — Татарстан мөселманнарының VIII съезды. Татарстанда уздырыла торган, мөселман өммәтенең бердәмлеген һәм ватандашлар белән элемтәләрне ныгытуны максат итеп куйган эшнең бу уңайдан аеруча мөһимлеген билгеләп китү зарур. Киләсе елда тантаналы чара — Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны яхшы әзерлек белән лаеклы төстә үткәрербез дип ышанам.
Ураза гаетендә һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын! Һәлак булганнар рухына һәм яралылар өчен догада булыйк.
Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!" - диелә анда.
--- |
Иң күп укылган
|