|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2021 Хәвеф-хәтәр
"Баштарак ышанмадым да": Илфар хәзрәт Хәсәновка хатыны безне шартлатырга җыеналар дип язган9.38 минутта безне шартлаттылар инде, диде. Ул сыйныф кабинетында үзе генә булган, балалар физкультура дәресенә киткән. Мәктәп директоры классыгыздан чыкмагыз дип кисәткән. Ә ул аңарчы чыгасы булган... Шартлау булган мәктәптә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәновның хатыны Эльмира ханым да эшли булып чыкты. Республикакүләм ифтар алдыннан Илфар хәзрәт журналистларга хатынының сәгать 9.17 минутта, безне монда шартлатырга җыеналар, дип хәбәр салуын әйтеп, баштарак ышанмадым да, диде.
"9.38 минутта безне шартлаттылар инде, диде. Ул сыйныф кабинетында үзе генә булган, балалар физкультура дәресенә киткән. Мәктәп директоры классыгыздан чыкмагыз дип кисәткән. Ә ул аныңча чыгасы булган, шул вакытта шартлау булып, аның шаукымы киресенчә ишеген ябып куя. Чыккан булса, харап була иде. Классыннан дүрт бала хастаханәдә. Берсе авыр хәлдә. Җәмәгатем полициягә күрсәтмәләр бирде. Хәзер өйдә, шок хәлендә. Аллага шөкер, Аллаһ Эльмираны саклады. Балаларын югалткан әти-әниләренә Аллаһ сабырлык бирсен" дип сөйләдә Илфар хәзрәт.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|