поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
04.05.2021 Язмыш

Әниләр гомерен кыскарта-кыскарта гөнаһка чумып дан-дәрәҗәгә ирешү дөресме?

Телевизордан картайган көнендә видеоблогерга әйләнгән бер ханым сөйли: “Миңа видеосюжетлар төшерүе, анда роль уйнавы бер дә кыен түгел, чөнки актерлык сәләтем кечкенәдән бар, мәктәпне тәмамлаганда да иң зур хыялым актриса булу иде. Ләкин әниләр бу һөнәрне алуыма каршы төштеләр, артист була алмадым. Менә хәзер инстаграмда, тик-токта минем роликларны миллионнар карый”, – ди.

Бик күп очракта әти-әниләр балага һөнәрне үзләре сайлыйлар бит. Нәтиҗәсе һәрвакыт уңай булмый шул. Кайберәүләр гомерен яратмаган эштә үткәрә. Талант та, сәләт тә югала яки үзешчәнлек дәрәҗәсендә кала. Ә менә талантлар юкта сәхнә һич кенә дә буш тормаганын беләбез.

Бу ханымны караганда башта гаҗәпләндем. Гадәттә, әти-әниләр баласының сәләте бармы-юкмы, аны йә артист, йә хоккейчы итәргә азапланалар бит, ник моныкылар каршы төште икән? Әй, алай дисәң, моннан дүрт дистә ел элек үзем дә авызны ачып караган идем ул турыда. Бик тиз ябып куйдылар әтиләр: “Кыз бала гармун уйнамый!”

Әгәр бала чыннан да талантлы икән, аның шул талантын үстерүдә, шул һөнәр буенча уңышка ирешүендә әти-әниләр төп рольне уйныйлар дип исәплим. Бигрәк тә әниләр. Бик күп бөек кешеләрнең биографиясенә күз салсаң, әниләренең юнәлеш бирүен, терәк-этәргеч булуын күрәсең. Үзебезнең татар эстрадасын гына алыйк: еш кына җырчыларыбыз артист булып китүләрендә, уңышка ирешүләрендә әниләренә бурычлы булуларын, рәхмәтләрен әйтәләр. Матур күренеш бу.
 
“Мин йолдыз, меңнәрчә тамашачының яраткан җырчысы, затлы кешеләр белән аралашам” дип, гади хезмәт ияләре булган әти -әниләреннән оялып йөз чөергән, үзенә шушы сәләтне нәкъ шул гади әти-әнисе бүләк иткәнне танымаган, аларга зур сәхнәдән хөрмәтләп рәхмәт әйтә белмәгәннәре дә бардыр. Монысы һәркемнең үз намусында. Милләтебездә дә, динебездә Ана хакы – иң зур хак икәнен беләбез. Тик... Менә теге “тик”кә килеп җиттем бит.
 
Без үз әниләребезне хакларга кирәклекне яхшы беләбез. Әнә, җырчылар мисалында да шул хакта әйттем. Ә башкаларның әниләрен хаклыйсымы икән? Шул ук җырчыларыбыз ни уйлый икән бу турыда?
 
Соңгы елларда җырчыларыбыз бер-берсен “тукмашу” тамашаларына маһирланып киттеләр. Интернет тула шуларның ызгыш-талашы белән. Йә җыр бүләләр, йә сәхнә җитми... Соңгы арада бөтенләй “татар-башкорт сугышы” башланды. Бер-берсенә бөтен интернетны яңгыратып ни генә әйтмиләр дә, нинди генә гаеп ташламыйлар. Әле аларга кушылып әле бер якны, әле икенче якны пыр туздырып “диван критик”лары нинди генә пычрак язмый. Әлбәттә, дивандагылар берничек тә объектив фикер йөртә алмый. Ул кайсы җырчыны ярата, шуның ягына баса да, беләме-белмиме, теге якны “утка тота”. Алтын урталыкта торучылар да бар, ике якны да “манчырга” осталар да күп: “Алар юри генә ызгышалар, пиар дип атала бу!” – диләр. Әйе, пиарның карасы да, агы да артистның популярлыгына эшли диләр.
 
Мине әлеге вәзгыятьтә бер генә әйбер борчый: болар ызгышканда әниләре ничек түзә икән? Балалар, үз әниләрегезне бик яратасыз бит, ник башкаларның әнисе турында уйламыйсыз дип әрнеп язам менә. Шулкадәр зур аудиториягә нинди авыр-авыр сүзләр ычкындырасыз. Ул авыр сүзләр көндәшегезгә барып җиткәнче, иң әвәл әниләре йөрәгенә кадала бит! Бигрәк тә авылда яшәүче әниләр кызганыч миңа. Анда бит һәр кешенең тормышы уч төбендә кебек, авылдашлардан берни дә яшереп булмый. Шуңа күрә тәкъдимем: әгәр сиңа сәхнә җитми, җыр җитми икән, яисә чыдап булмаслык телең кычыта, яки берәрсенең уңышы нервыңа тия икән, тот та әйтәселәреңне башта көндәшеңнең әнисенә әйт! Әгәр бик герой икәнсең икән алай. Әнисе кычыткан белән арт сабагын укытыр да, бетәр шуның белән.
 
Болай һич ярамый. Күрәбез бит, кайчак ызгышасыз да, аннан дуслашып “брррат”дип җилкәдән кочып фотога төшәсез. Ә әниләр йөрәгенә кадалган ук шул килеш. Ярадан кан саркый. Әниләр гомерен кыскарта-кыскарта гөнаһка чумып дан-дәрәҗәгә ирешү дөресме?
Фото: пиксабай
 
 

Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 04.05.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»