|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2021 Хәйрия
7 кешелек гаилә урамда калганБалтач районының Арбаш авылында яшәүче Фазылҗановлар гаиләсендә янгын чыгып, алар бернәрсәсез урамда кала. Ут тиз тарала, 40 минут эчендә бөтен каралты-кура, мунча да янып бетә. — Без җиде кеше бергә яшәдек. Әти, мин, сеңлем, ике баласы һәм ире белән апа да безнең белән иде. Ут көндезге 3 тә килеп чыкты. Бернәрсәсез,өстебездә ни, шуның белән калдык. Хәтта апаның балалары яланаяк чыгып йөгерде. Бик авыр хәлдә калдык. Өй салырга үзебезнең генә хәлдән килми. Булышсагыз иде, — ди Әнисә Фазылҗанова.
Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Әнисә Таһир кызы Фазылҗанова исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 2202 2005 5068 8525.
Ләйсән Таһир кызы Әхмәдиева исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 4785 4157.
Туганнары Камилә Камил кызы Билалова исемендәге Ак Барс картасы номеры: 2200 5301 8772 9777.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|