поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.05.2021 Җәмгыять

Бу атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

3–9 май көнәренә астрологлар ни фаразлый? Укып белегез:

Кучкар (21.03 – 20.04) Йомгак ясау, акча санау өчен әйбәт чор. Тырышлык нәтиҗәсез калмас. Җитәкчегез дә бәяләячәк, тормышыгыз да көйләнәчәк. Атна ахырында көтмәгәндә генә диета мәсьәләсе калкып чыгарга мөмкин.
 
Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бөтен эшне үзегезгә генә өеп калдырмыйча, башкалар белән дә бүлешергә өйрәнегез. Юкса бик көлкеле хәлдә калырга мөмкинсез. Һава торышы мәкерле: җылы кебек тоелса да, суык тидерү куркынычы бар.  Шуңа күрә бәйрәм араларында чирләп ятмас өчен җылырак киенегез, үтәли җилдән сакланыгыз.
 
Игезәкләр (21.05 – 21.06) Теге яки бу мәсьәлә буенча уртак тел табу, татуланышу өчен гаять уңайлы чор. Тик торганда гына дип әйтерлек килеп чыккан бер вакыйга аркасында кемнәндер гафу үтенергә туры килмәгәе. Ихлас булырга тырышыгыз, юкса…
 
Кысла (22.06 – 22.07) Хаталар өстендә эшләргә вакыт. Кимчелекләрегезне танып, күпне белүче кешеләрдән ярдәм сорарга кыенсынмагыз. Балаларыгыз үзләренең менә дигән уңышлары белән куандырыр. Ләкин аларга бәйле теге яки бу карарга килгәнче, җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә туры килер.
 
Арыслан (23.07 – 23.08) Куркып кына алынган бер эшегез искиткеч шәп килеп чыгар. Хезмәт урынында кәефне төшерердәй хәлләр булып алыр, әмма гаебегезне вакытында тану нәтиҗәсендә ахыры яхшы тәмамланыр. Атна азагында кесәгезне калынайтуга өмет чаткылары барлыкка китерердәй яңалык ишетелер.
 
Кыз (24.08 – 22.09) Кулларыннан гөлләр тама, диләр бит әле. Сез нәкъ менә шушы бәягә лаек хәзер. Нәрсәгә генә тотынсагыз да, бик зур «бишле»гә башкарып чыгачаксыз. Тик җитәкчегез белән сүз көрәштермәгез: соңыннан үкенеп туя алмаска мөмкинсез.
 
Үлчәү (23.09 – 23.10) Вакытыгызны, көч-куәтегезне бушка исраф итмәгез. Ниндидер эшләрдән баш тартып була икән – баш тартыгыз. Уйламаган төштән сәфәргә чыгып китү ихтималы зур. Хафаланасы юк: уңышлы гына түгел, төшемле дә булып чыгар ул.
 
Чаян (24.10 – 22.11) Бөтен мөһим эшләрне иртәнге сәгатьләргә планлаштырыгыз. Шулай икән, уңышка ирешмичә калмассыз. Кичләрен, киресенчә, берни уйламыйча, рәхәтләнеп ял итегез. Кайбер Чаяннарны сөеклеләренә бәйле берникадәр күңел сүрелү көтә. Ләкин нәтиҗә ясарга ашыкмагыз: бераз түзсәгез, барысы да үз көенә кайтачак.
 
Укчы (23.11 – 21.12) Тормышта нәрсәне дә булса үзгәртү теләге туар. Әмма вакыты ул түгел… Бу чорда, киресенчә, барысы да ничек бар, шулай булырга тиеш. Ялгызларның гомерлек парларын очрату ихтималы гаять зур. Атна ахырында тормышыгызда матур сюрпризлар булып алыр.
 
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эшегездә киеренке чор көтә. Бурычлар – бик күп, ә вакыт – аз… Киләчәктә үзегезгә начар сюрприз ясарга мөмкин булган бер кеше белән танышуыгыз бар. Шуңа уяурак булыгыз, теләсә кемне яныгызга якын җибәрмәгез.
 
Сукояр (21.01 – 19.02) Юкка ыгы-зыгы килмәгез! Игътибарлы булыгыз: тирәгездәгеләр арасыннан берсе үзегезне авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Атна ахырында билгеле бер бурычларны хәл итәргә кирәк булыр. Куркасы юк: тормыш муллыгына китерә торган бурычлар ул.
 
Балык  (20.02 – 20.03) Өлкәнрәк кешеләрнең әйбәт кенә киңәшләре хәзерге тормышыгызга бик тә ярап куяр. Эшегездә мактау-хөрмәтләү сүзләре күңелегезне күтәреп, әйбәт  планнар коруга китерер. Сөйкемле сөягегез, инде булмастыр, дип кул селтәгән бер эшегезгә кабат этәргеч биреп куюга ярдәм итәр.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.05.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»