поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.05.2021 Дин

Кадер кичен кайда һәм ничек үткәрергә?

Рамазан ае бәгыренең иң күркәм почмагында Коръән иңдерелгән Кадер кичәсен яшереп тота. Бер орлыктан үсеп чыккан агачта меңләгән җимешләр җитешкән кебек, Кадер кичәсенә дә мең ай йөкләнгән.

Кадер киче
Бу кичәдә әҗер-саваплар бергә-мең бәрабәрендә языла. Бу кичәнең тулы кадерен һәм кыйммәтен бары ачлыктан нечкәрә-нечкәрә сизгерләнгән күңелләр генә аңлый һәм тоя ала. Аллаһы Тәгалә әйткән:
 
«Хактыр ки, Без Коръәнне (Ләүхел Мәхфуздан дөнья күгенә) Кадер кичендә төшердек. Сиңа Кадер киче дигәне нәрсәне белдерә? Кадер киче – мең айдан да хәерлерәктер. Ул кичтә һәртөрле эш өчен, Раббыларының рөхсәте белән фәрештәләр һәм Җәбраил галәйһиссәләм иңәр. Ул төннең таңына кадәр иминлек, сәламәтлек булыр».(Коръән)
 
Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм әйткән: «Әгәр берәү, Аллаһы Тәгаләгә инанып һәм савабына өметләнеп, Кадер кичәсен гыйбадәт кылып уздырса, элек кылган гөнаһлары гафу ителәчәк».(Бохари)
 
Бу кичә Аллаһның рәхмәте бик мул булган бер кичәдер. Көндез ихтыяҗы булганнарга мөмкин кадәр ярдәм итәргә, авыз ачканда, фәкыйрьләрне ашатып-эчерергә, кичен Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк.
 
Рамазан аен ураза һәм башка гыйбадәтләр белән уздырган кешеләр өчен Кадер кичәсенең кыйммәте булган кебек, ураза тотмый башка гыйбадәтләрне үтәмәгән кешеләр өчен дә кадере бар. Чөнки бу кичә Аллаһның рәхмәт һәм бәрәкәт ишекләре ачылган бер кичәдер. Бу кичә тәүбә итәргә теләгәннәр өчен бер форсаттыр.
 
Кадер киче укыла торган дога
Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм Гайшә анабызга, Аллаһ аннан риза булса иде, бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән:
 
«Әллааһүммә иннәкә ‘әфүввүн түхибүл ‘әфвә фә’фү ‘әннии».
 
(Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит!)
 
Кадер киче кайчан була
Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр бу кичәне рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә кушты. Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә дип әйтелә.
 
Шуңа күрә мөселман кешесе рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш. Менә шул вакытта ул уңышка ирешәчәк һәм Аллаһ Тәгалә каршында хәерле бәндәләрдән булачак.
 
Кадер кичәсендә һава торышы тыныч була, җил-давыллар булмый, этләр дә өрми. Ул үзенең яктылыгы белән башка төннәрдән аерылып тора. Таң атканчыга хәтле бу кичәдә йолдызлар атылмый. Аллаһ Тәгалә җир шарын бу кичәдә төрле зарарлардан, афәтләрдән, җир тетрәүләрдән имин кыла һәм кешеләрне шайтаннарның вә сихерчеләрнең зарарыннан саклый.
 
“Кадер” сүрәсендә бу турыда: “Ул кич имин, тыныч кич булачак”, – дип әйтә. Бу кичәдә бик каты суык та һәм эссе дә булмый. Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне бик каты нурлар сипмичә сүлпән чыгачак. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне нурсыз чыгачак” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.05.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»