поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.10.2010 Сәясәт

САЙЛАУ СЮРПРИЗЛАРЫ

Сайлаулар – сәясәтнең иң пычрак өлеше. Андагы гаделсезлекне тәгаен белгәнгә, сайлау участокларын әйләнеп узучылар байтак. Кирәкле процентларын миннән башка да чыгарырлар, вакытымны әрәм итеп тормыйм, дип аклана алар. Әле өлкән яшьтәгеләр дөреслектән өметен өзми, тавыш бирү хокукыннан файдалана. Ә яшьләргә барыбер!

Танышларым, дусларым арасыннан 9 кешегә шалтыраттым, шуның 3се генә сайлау участогына барган булып чыкты. Күбесе соңгы тапкыр кайчан сайлаганын да исенә төшерә алмады. Әле минем, сайларга кирәк диюемә, гаҗәпләнеп, “ычкынасың ахыры” дип җәлләделәр... Теге 3 кеше дә, катнашмаучылар исемлеге эш урынына җибәреләчәк, дип куркыткач кына тәпиләгәннәр сайлау участогына. Бәлкем, минем танышларым гына шундый аңсыздыр, дип редакциядә сүз куерттым.

 

– Мин кичке 7 тулганда гына бардым тавыш бирергә. Йокымсырап утырган сәркатип кыз бик тиз тапты исемлектән. Әмма, ни гаҗәп, альбомнан ул 1-2 фамилия белән генә тамгаланган битләрне актарырга тотынды. Ә безнең биттә мин өченче кеше булып кул куйдым. Хатыным (ул укытучы, аңа ихтыярый-мәҗбүри катнашу, әле башкаларга ияреп, үгетләп тә йөрде) һәм кызым Алиягә кушылып, мин дә янәшә имзамны сырладым. Ә улым белән киленебез авылда иде, сайлауга бара алмады. “Бик сүлпәнмени сайлаулар”, – дип сорадым сәркатип кыздан. “Сезнең йорт бик битараф шул”, – диде ул. Бәлкем, сайлауның соңгы минутларында халык чират торып сайлагандыр, әмма... Шуңа актив үткән сайлаулар дигән күрсәткечләргә шикләнеп карыйм, – диде редакциядә Илфат Фәйзрахманов. – Кызганыч, халыкның битарафлыгы комиссияләрдә махинацияләргә мөмкинлекне арттыра. Килмәгәннәр хисабына кемдер кирәкле тавыш сала. Моннан берничә ел элек комиссиянең хилафлыкларын күреп, журналист буларак кызыксына башлагач, беркетмә төзеп, милиция ярдәмендә мине мәктәптән куып та чыгарганнар иде. “Демократик сайлаулардагы домкратлы демократия” дип мәкалә дә яздым (20 октябрь, 2005 ел, “Сайлаумы, майлаумы” 27 октябрь, 2005 ел). Тормыш әллә ни үзгәрмәде бит, монысы да шундый ук “домкратлы” түгел дип мин әйтә алмыйм.

 

СУКБАЙ ДЕПУТАТЛАР

 

– 30 ел Казанда яшим, 20 ел сайлауга барганым юк. Хәзер сайлаучыларга хөрмәт калмады, кирәкле нәтиҗәне ничек чыгарулары бөтен кешегә мәгълүм, – дип кул селтәде Казанның 170нче мәктәбендә кабартма сатып утыручы бер апа.

 

Үзем шул мәктәпкә – 142нче сайлау участогына бардым. Халык әллә ни күп түгел, берән-сәрән генә. Баштан стенага эленгән өч кандидат турындагы мәгълүматка күзем төште. Берсе – Дамир Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның улы. Яшь булуына карамастан, шактый хәлле кандидат – кереме 4 миллион сум. Әлбәттә, “Бердәм Русия”ле. Аңа каршы торучы – үз кандидатурасын үзе тәкъдим итүче эшмәкәр Артем Кулаков. Өченчесе – коммунист Айрат Җәмилев. Ышанасызмы, аның эш урыны, милке һәм кереме юк. Хәтта фотосын да куймаганнар, акчасы җитмәгән, ахрысы. Үз-үзен рекламалау турында сүз дә булырга мөмкин түгел монда. “Айрат Мансур улы сукбай түгелме икән?” – дигән уй да туды башымда. Аптыравымны күрепме, биредә тәртип саклаучы милиционер: “Анда минем фото булырга тиеш иде, онытканнар”, – дип шаярды. Аның каравы, апам нәкъ шушы хәерчене сайлап чыккан да. “Тормышның төбен күргән, эш эзләп караган кешедер, бәлки. Байлар безнең хәлне белми алайса”, – дип уртаклашты ул кайткач.

 

КОНКУРЕНТЛАР ДУСЛЫГЫ

 

Казандагы кандидатлар арасында моның ише сукбайлар шактый булып чыкты. Милек һәм керем таблицасында бөтен баганага “юк” дип язып чыгучыларны бармак бөгеп санадым. Акылны гына бу мәгълүматка ышандырып булмый, ник икән?

 

– Безнең заводтан бер эретеп ябыштыручы да кандидатурасын тәкъдим итте. Моңарда шулкадәр акча бармы икән, дип исебез китте. Тырыша, маладис, – диде иптәш кызым.

 

Быел депутат кәнәфиенә кызыгучылар арасында 18 яшьлек студентлар да, карт пенсионерлар да булды. Мәсәлән, 21нче округтагы Илья Шикшин. 20 яшьлек бу егет Казан федераль университетында укый, КПРФ партиясеннән.

 

Гомумән алганда, Казан Шәһәр Думасындагы 25 урынга 88 кандидат теркәлгән. Ниндидер партия тарафыннан түгел, үз-үзен тәкъдим итүче “ирекле кошлар” да күп булды быел. 14 кешене, төрле сәбәпләр табып, төшереп калдырганнар. Сәяси аналитиклар әйтүенчә, хөкүмәт яңа йөзләрдән – үз-үзен тәкъдим итүчеләрдән шүрли хәзер. Чөнки партияләрдән аермалы буларак, алар сайлауларга җитди карый икән. Ышанычын югалта барган халык та “үзебезнең кеше” дип өмет баглый. Берәр көтелмәгән сюрприз-кандидат килеп чыкмасын, бәласеннән баш-аяк дип, кайбер төбәкләрдә аларны теркәү вакытында ук “сирәкләргә” булганнар. Суларга да ирек бирмичә. Мисал өчен, Самарада 165 теләк белдерүченең 38е генә теркәлгән, Түбән Новгородта 68нең 32се. Үткәрмәү сәбәпләренең “җитдилеген” карагыз сез! “Улица” дигәнне “ул.” дип кыскарткан берсе яисә “Островского” урынына “Н.Островского” дип куйганнар.

 

Ә партияләр хөкүмәткә куркыныч тудырмый, күрәсең. Җитмәсә, саннары да киметелде – кысрыклый-кысрыклый, дүрткә генә калдырдылар. “Гадел Русия” партиясе җитәкчелеге республика түрәләре белән яшерен килешү төзегән, дигән сүз дә чыкты. Имеш, алар “Бердәм Русия”гә сайлау алдыннан пычрак атмый, ә тегеләре, үз чиратында, боларны Шәһәр Думасына үткәрә. “Гадел Русия” җитәкчеләре мондый гаепләүләрне гайбәт дип атаган. Ләкин Казанда сайлау алды агитациясе, чыннан да, артык тыныч барды. Конкуренциянең исе дә килми диярсең. Моның төп сәбәбе шул яшерен дуслык түгелме икән? Башка партияләр дә шулай уртак тел тапмады микән?

 

САЙЛАУЧЫ ҮПКӘСЕ

 

Халык та юләр түгел, ясалмалыкны сизә. Һәм аны янә гадел сайлауга тиз генә ышандырам димә.

 

Шул ук 142нче сайлау участогында басып торганда, яныма бер бабай килеп:

 

– Сез журналистмы әллә? Берничә соравыма җавап бирегез әле, – дигәч, имәнеп киттем. Сорауны үзем бирергә гадәтләнгән ләбаса. – Ни өчен эш урынында мәҗбүри рәвештә кемнедер сайларга кушалар? Безнең кемне сайлавыбызны җитәкчеләр ничек белә? Турыдан-туры закон бозу бит бу! Эштәге бер хатынга, сайлауга бармаган өчен, ай буе премия бирмәгәннәр иде. Шушымы демократия? Мәгънәсезгә акча түгү бу, – дип тезеп китте.

 

– Үзегез кемне сайлыйсыз соң? – дигән булдым сүзне дәвам итү өчен.

 

– Беркемне дә түгел. Сайлармын дип килгән идем, партияләрнең программасы да юк. Кандидатларның уй-фикере, үзгәртәсе килгән законнары белән танышырга иде теләк. Хәтта быел урамда да листовкалар, китапчыклар таратучы очрамады. Лифтта “Бердәм Русия” дигән язу эленеп торды торуын. 70 яшьлек бабай булсам да, акылдан язмадым әле, эшнең нидә икәнен аңлыйм. Сайлаучыларны әзрәк хөрмәт итсеннәр! Беркемгә дә тавыш бирмичә кайтып китәм, кирәк түгел, – диде әңгәмәдәшем Николай Егоров, үпкәләгән кыяфәт чыгарып.

 

– Үзегез нинди законнар кирәк дип саныйсыз соң?

 

– Мәсәлән, педофилия турында закон юк. Депутатлар үзләре керткән законнарга атлаган саен төзәтмә кертеп тора. Димәк, нормаль закон кабул итә алмыйлар, башлары эшләп җиткерми, белгеч түгелләр. Гадел көрәш белән түгел, ул урынга “Бердәм Русия”леләр махинация юлы белән үткән. Авылда: “Менә монда тамга куегыз”, – дип бармак белән төртеп күрсәтеп, һәр кешене шулай сайлаталар. Әле шул да җитми. Энемнең бер танышы сайлау комиссиясендә иде. “Бюллетеньнәрне ксерокстан чыгарып, алдан ук әзерләдек. Халык сайлап бетергәч, кирәк кеше өчен тамга куйдык та ялган бланкларны яндырдык”, – дип сөйләде сайлаулар турында. Мондый мисаллар белән дөнья тулган.

 

– Совет чорындагы сайлауларны сагынасызмы? Анда бәйрәмгә барган кебек барганнар бит...

 

– Анда бер генә кандидат була иде. Халык дәүләттән дер калтырап яшәде. Хәзер олы яшьтәгеләрнең сайлауны калдырмаска тырышуы да шул иске гадәттән. Ә яшьләрнең исе китми, алар башка замана балалары.

 

МӘСКӘҮДӘ – ДЕМОКРАТИЯ

 

Шушы участок комиссиясе рәисе Зөфәр Каюмов белән дә сөйләштем.

 

– Әлегә сайлаучыларның 25% тирәсе килде, – диде ул 12ләр тирәсендә. – Иртән халык күп иде, хәзер бераз кимеде. Йортларда озак җылылык бирмичә тордылар, шуңа ачуланып, килмәүчеләр дә булыр дип уйлыйм. Халыкта патриотик, сәяси тәрбия юк, пассивлыкларын шуның белән дә аңлатырга мөмкин.

 

– Кандидатларның тигезсезлеге халыкта ризасызлык уятмыймы?

 

– Дөресен генә әйткәндә, кандидат турындагы мәгълүмат белән кызыксынучылар сирәк. Сайлаучыларның 1-2%ы гына алар хакында белешмә ала. Бюллетень тутыралар да вәссәлам. Һәр кешенең өстенлек биргән партиясе бар һәм, әлбәттә, ул тайпылмыйча, шуның кандидатына тавыш бирә. Кесәсе калынмы аның, такырмы – мөһим түгел, – диде сайлау комиссиясе рәисе.

 

Кайтканда Мәскәүдәге дустым Русланга шалтыраттым. Аның фикеренчә, Казан белән чагыштырганда, Мәскәү тирәсендә демократия күбрәк.

 

– Башкаланың үзен белмим, ләкин бездә, Мәскәү астында сайлаулар гаделрәк. Җирле депутат сайлаганда, кандидатлар үз көчләренә ышанмыйча, белгән догаларын укып утыра. Һич көтелмәгән якның җиңә язганы да бар. Ләкин Татарстанда башка ситуация, сезнең анда бөтен нәрсә контрольдә, – диде Руслан.

 

ХӘЕРЛЕГӘ БУЛСЫН!

 

Казанда Шәһәр Думасына депутат сайлауларында халыкның 49%ы тавыш биргән. “Бердәм Русия” 68% тавыш җыйган, КПРФ – 12%, ЛДПР – 11%, ә “Гадел Русия” – 6,7%. Казан мэры Илсур Метшин бу хакта: “Миллион кеше яшәүче шәһәрләр арасында иң яхшы нәтиҗә бу. Сайлаучылар безгә нык ышана, димәк”, – дип хәбәр итте. Шәһәр башлыгы партияләрнең сайлау алды кампаниясендә һәм сайлау көнне уртак тел табып эшләүләреннән канәгать калуын әйтте, барлык кандидатларга рәхмәтен җиткерде. 10 октябрьдә закон бозулар булмаган.

 

Ләкин теге 49% һаман баштан чыкмый. Чагыштыру өчен әйтәм: 2007дә Дәүләт Думасына депутат сайлаганда, 80%ка якын татарстанлы тавыш биргән, ә 2008дә Русия Президентын сайларга илебез халкының 60%ы барган. Димәк, бу сайлауларның мактанырлык ягы юк. Районнарда исә, сайлау алды кампаниясе дә кызурак барды, шуңа күрә халык та активрак. Мисал өчен, Әлмәттә – 67,5%, Яр Чаллыда – 63,6%, Түбән Камада 61% катнашкан. Шулай булмый ни, күп районнарда хакимият җитәкчеләре белән оппозиция шактый көч сынашты бит, Әлмәттә әнә сайлаулар чүт кенә өзелми калды...

 

Авылларда менә Аллага шөкер, халык урам депутатларын сайларга ашыкты. Таныш кеше бит, әллә кайдагы билгесез һәм эшсез Айрат Җәмилевләр түгел инде бу сиңа... Җәһәннәмдәге Дәүләт Думасы сайлаулары, телевизордан гына күренәчәк Президент билгеләү белән чагыштырасы да юк. Гомер буе исәнләшеп, ярдәмләшеп яшәгән, тырышып-тырмашып тормыш арбасын өстерәүче күршеләрең. Сусыз урамыңны, пычрак юлларыңны күрердәй, хәл-әхвәлләреңне ишетердәй кеше. Шуңа күрә әлеге сайлауга төкереп карарга ярамый. Бу көнне сайлауга бармаган кешенең: “Миңа бу депутат ошамый!” – дип дөнья куптарырга хакы бар микән? Газетабызга да еш кына авыл җирлеге советы рәисеннән зарланалар. Шул гади халык сайлаган урам депутатлары рәисне билгели дә бит инде. Коточкыч зур сәясәт тә, башка сыймаслык алдау-юлдаулар да юк биредә, минемчә. Шәһәр Думасыннан аермалы буларак, гап-гади арифметика. Үпкәләштән булмасын дип, дүрт кешелек гаиләбез авылдагы ике депутатка да бүленеп икешәр тавыш бирде. Хәерлегә булсын!


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ | 13.10.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»